Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Сөт күбәйде

Баулы районы хуҗалыклары мөгезле эре терлекләрне җәйге лагерьда асрауга күчерде.

"Николашкино" җәмгыятендәге һәм "Колос" кооперативы фермаларының берсендәге терлекләр әлегә фермаларда калдырылды, ике хуҗалыкта да моның өчен җитди сәбәпләр бар. Беренче хуҗалыкта хәзерге вакытта җәйге лагерьда сөтүткәргеч урнаштыру эше бара, бу савымчыларның хезмәтен күпкә җиңеләйтәчәк, ә икенчесендә - тугай болынында урнашкан җәйге лагерьда җир кибәргә өлгермәгән. Әлеге хуҗалыкларда маллар көндез көтелә, фермага алар кичке савымга гына кайтарыла. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, көтүлеккә иртә күчерү терлекләрнең продукция бирүчәнлегенә уңай йогынты ясаган, көнлек тулай савым узган елның шул чоры белән чагыштырганда арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев