Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Новаторларга бүләкләр

«Татнефть» компанияләре төркеменең идеяләр һәм тәкъдимнәр традицион фәнни-техник ярминкәсендә «Баулынефть» идарәсенең фәнни эшләре югары бәяләнде.

«Геология, нефть һәм газ чыганакларын эшкәртү» номинациясендә беренче урынга идарәнең баш геологы Рөстәм Ханнановның эше лаек булды. «Скважиналар ремонтлау» номинациясендә скважиналарны җир асты ремонтлау цехы мастеры Рөстәм Гараповның һәм скважиналарны ремонтлауны оештыру бүлеге әйдәүче инженеры Ильяс Хәйруллинның уртак эшенә өченче урын бирелде. Идарәнең әйдәүче инженеры Рөстәм Гыйльфановның эше «Нефть һәм газ чыгару» номинациясендә кызыксындыргыч бүләк белән билгеләп үтелде. «Иң яхшы новатор» номинациясендә катлам басымын саклау хезмәтенең әйдәүче инженер-технологы Роман Чернов шәхси премиягә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев