Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Җитәкчеләр бер-берсе алдында имтихан тотты

Хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлек дәрәҗәсен үзара тикшерү һәм булган проблемаларны уртага салып сөйләшү максатыннан, сишәмбе көнне авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре автобусларга утырып барлык эре хуҗалыкларны йөреп чыктылар.

Быел республика игенчеләре алдына 4 миллион тоннадан ким булмаган күләмдә уңыш үстерү бурычы куелды. Республиканың эчке ихтыяҗларын тәэмин итү өчен шуның кадәр икмәк кирәк. Моңа ирешү өчен хуҗалыкларның минераль ашламалар белән эшләве, технологиягә аеруча зур игътибар бирүе таләп ителә. Тармак министрлыгы һәр гектар чәчү җирен гамәлдәге матдәдә 50 килограммнан да ким булмаган күләмдә минераль ашламалар белән тукландырырга тәкъдим итә. Ләкин узган берничә корылыклы елда ныклык запасы какшаган хуҗалыкларга моны үтәү җиңел булмаячак.

Семинарны башлап, азык-төлек идарәсе начальнигы Ринат Фәхриев аның нинди тәртиптә үтәргә тиешлеген аңлатты. Һәрбер хуҗалыкта җитәкче машина тракторлар паркының әзерлеге, орлык, минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары запасы һәм булган проблемалар турында мәгълүмат җиткерергә тиеш иде. Иң беренче булып район җитәкчеләре һәм коллегалары каршында семинар старт алган "Берлек" җәмгыяте директоры Зөфәр Җәләев хисап тотты. Ул көнгә хуҗалык һәр гектар чәчү җиренә гамәлдәге матдәдә 29,5 килограмм исәбеннән минераль ашламалар әзерләгән иде, шул исәптән 2,5 миллион сумлык ашламаны үз акчаларына сатып алганнар. Быел берничә төр элиталы сортлы орлык кайтарганнар. Техникалары, нигездә, әзер. Ягулык-майлау материаллары һәм кайбер башка ихтыяҗларга чәчү чорына хуҗалыкка тагын 5 миллион сум чамасы акча кирәк булачак, диде ул.

Семинарда катнашучылар "Берёзовские зори", "Николашкино", "Поповка" җәмгыятләренең, "Хаҗиев", "Бакиров", "Газзалиев", "Исламгалиевлар" крестьян-фермерлык хуҗалыкларының, "Колос" кооперативының машина-трактор паркларында, орлык һәм минераль ашламалар саклану складларында булдылар һәм һәр хуҗалык җитәкчесенең чәчүгә әзерлек дәрәҗәсе турында мәгълүматын тыңладылар. "Поповка"да яшь бозаулар асрала торган фермада тукталып, терлекчелек темасына да сөйләшеп алдылар. Район баш ветеринария табибы Илшат Гаязов, хуҗалыкларда үткәрелгән ветеринария тикшерүе нәтиҗәләренә таянып, терлекчелек тармагында булган проблемалар турында сөйләде һәм аларны бетерергә ярдәм итүче препаратлар һәм чаралар белән таныштырды...

Материалны тулысынча газетаның 22 март санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев