Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

“Баулы” танкеры төзелә

Узган елның 23 июнендә Яшел Үзәндәге А.М.Горький исемендәге заводта нефть танкеры төзелеше башланды. Ул "Баулы" исемен йөртәчәк.

"Парк-групп" компаниясе заказы буенча барлыгы әнә шундый сигез танкер төзеләчәк. Аларның беренчесе "Альметьевск" дип аталды һәм 13 июньдә суга төшерелде. RST25 проектлы нефть танкеры - эшкәртелмәгән нефть һәм нефть продуктлары, шул исәптән бензин күчерү өчен билгеләнгән 6 йөк танклы үзйөрешле судно. Судноның озынлыгы - 140 метрга якын, киңлеге - 16,6, борт биеклеге - 5,5 метр, тизлеге - 10 узелдан артыграк, танкларның йөк сыйдырышлылыгы - 6,7 кубометр. "Альметьевск" судносы Идел буенча һәм Кара диңгез аша Төркиягә йөриячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев