Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Аның күрсәткечләре югары

"Берлек" җәмгыяте механизаторы Рамил Гыймаев - районның урак алдынгыларының берсе.

"Берлек" җәмгыяте-нең алдынгы комбайнчысы Рамил Гыймаев урып-җыю башыннан алып 9688 центнер ашлык җыеп алган. Былтыр исә ул үзенең "Нью-Холланд" комбайнында ындыр табагына барлыгы 26 мең тонна ашлык озаткан булган.
Механизатор хуҗа-лыкта егерме елга якын хезмәт куя, биредә аны бик тырыш, хезмәт сөючән, ышанычлы эшче буларак бәялиләр. Менә ничәнче ел инде игенче үзе эшләгән хуҗалыкта урып-җыюда алдынгылыкны бирми. Ул ике тапкыр районда урак батыры исемен алуга да ирешкән. Рамил авыл хуҗалыгы техникасын биш бармагыдай белә, аның белән оста идарә итә. Кызу урак көннәрендә аеруча күп тир түгәргә туры килә, әмма алдынгы механизатор зарлана торган кеше түгел.
- Соңгы елларда коры булганга, уңыш күпкә түбән. Алда торган бурычны уңышлы башкарырга тиешбез, быел да ашлыкны бер бөртеген югалтмыйча җыеп алырга тырыштык, - ди ул.
Районның алдынгы игенчеләренең берсе үрнәк гаилә башлыгы да. Тормыш иптәше Ләйсән белән алар алты бала - ике кыз һәм дүрт малай тәрбиялиләр. Балалары да әтиләре үрнәгендә хезмәт сөючән һәм тәртипле булып үсәләр. Үткән елларда Рамилнең олы малае Радмир әтисе янында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән, бу хезмәтнең җаваплылыгын да, авырлыгын да яхшы аңлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев