Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рухи дөнья

Дини нигезләмә яңартылды

Документта мөселман йолаларын дөрес үтәү таләпләре буенча тулы мәгълүмат бар: исем кушудан алып мәет җирләүгә кадәр.

Татарстан Республикасында фикер алышулардан һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте Пленумында расланганнан соң, “ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә” гамәлгә кертелде.

Нигезләмәнең өстәмәләр кертелгән редакциясендә җомга намазларын үткәрү буенча төгәл һәм тулы тәртибе китерелгән. Шуның белән бергә документ имамнарга һәм мәчет мәхәлләләренә аларны башкаруның ике рәвешен тәкъдим итә. Беренче очракта вәгазь җомга намазы җиткәнче укыла, икенчесендә – хөтбәдән соң. Нигезләмәдә шулай ук җомга вәгазе структасы кертелгән, вәгазьнең татар телендә укылуы әйтелгән. Хөтбә гарәп телендә булырга һәм бик озын булмаска тиеш. Җомга намазы ике рәвешнең кайсы буенча үткәрү турында имам-хатыйб мәхәллә халкы белән килешә.

Нигезләмәнең исем кушу кагыйдәләре турындагы бүлеге дә игътибарга лаек. Аерым алганда, анда исемнең Ислам дине традицияләренә туры килергә тиешлеге ассызыклана. Әгәр дә баланың әти-әнисе Ислам принципларына каршы килә торган исем сайласа, имам аларга башка традицион мөселман исемен сайларга ярдәм итәргә бурычлы.

Никах һәм талак мәсьәләләре Нигезләмәнең иң мөһим бүлекләре булып тора. Әлеге бүлекләр шулай ук камилләштерелде. Нигезләмәдә билгеләп үтелгәнчә, никахны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан аттестацияләнгән имамнар укырга тиеш. Аларның вазифасына таныклык бирү генә түгел, никахны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең метрика кенәгәсендә теркәү дә керә. Ул никахлар укылу статистикасын системага салырга ярдәм итәчәк. Элек бу гамәл имамнарның шәхси карамагына тапшырылган иде.

http://dumrt.ru/news/news_21547.html

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев