Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рухи дөнья

Баулы районы башлыгының Ураза бәйрәме белән котлавы

Хөрмәтле баулылар! Сезне чын күңелемнән Ураза гаете белән тәбрик итәм!

Һәрбер мөселман өчен сынау һәм шатлык булган Рамазан аен төгәлләүче бу мөкатдәс бәйрәм җир йөзенә игелек һәм шәфкать кебек гомумкешелек кыйммәтләрен тарата, яңа рухи тәҗрибә тупларга, эчке дөньябызны камилләштерергә мөмкинлек бирә. Бу изге көннәрдә һәр мөэмин-мөселман ятимнәргә, игътибарга мохтаҗ ялгыз һәм авыру кешеләргә ярдәм итәргә тырыша. Чөнки тормышыбызның әхлакый чисталыгына бары тик игелекле гамәлләр аша гына ирешеп була.

Баулы районы мөселманнары киләчәктә дә, туры юлдан барып, яхшылыклар кылып, халкыбызның рухи үсешенә, бердәмлеген арттыруга ярдәм итәрләр дип ышанам.

Ураза бәйрәме иманыбызны ныгытсын, гаиләләребезгә шатлык китерсен, киләчәккә ышаныч һәм өмет иңдерсен иде.

Берничә көннән районыбызда халкыбыз яраткан тагын бер бәйрәм – игенчеләрнең хезмәтен зурлаучы, милләтебез кунакчыллыгын күрсәтүче Сабан туе узачак.

Бәйрәм дуслык һәм үзара аңлашуны ныгытыр дип ышанам. Гореф-гадәтләрне хөрмәт итү, онытмау киләчәк үсеш өчен нигез булып тора.

Хөрмәтле баулылар, шәһәр һәм районыбыз кунаклары! Сезне бәйрәмнәр белән тәбрик итәм! Ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет-шатлык телим!

Рамил ГАТИЯТУЛЛИН,

Баулы муниципаль районы башлыгы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев