Төп тема рубрикасы буенча яңалыклар
-
Баулы районы балалары сугышчыларга хатлар яза
Мәктәпкәчә учреждениеләрдә, мәктәпләрдә, китапханәләрдә «Солдатка хат» акциясе даими үткәрелеп тора. Өчпочмаклы хатларга җавап итеп, махсус хәрби операциядән рәхмәт сүзләре белән видеолар җибәрәләр.
-
Кызылъярдан кышны озаттылар
Бүген Кызылъяр авылы халкы Кышны озату бәйрәменә җыелды.
-
Баулы районы газеталарына язылырга онытмагыз!
1 апрельдән “Хезмәткә дан” һәм “Слава труду” газеталарына 2024 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе башлана.
-
Татар Томбарлысы авылында ташу чорына әзерлек эшләре башланды
Ташуга каршы тору чаралары ел саен авыл җирлекләрендә иртә яздан башлана. Быел да искәрмә түгел. Татар Томбарлысы авылында зур су килгән очракта махсус комиссия билгеләнгән, эш планы расланган.
-
Баулылы һөнәрен яратып башкара
Баулы шәһәрендә яшәүче Гүзәлия Минәҗева “Шәфкатьлелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 25 елдан артык социаль хезмәткәр булып эшли. Аны бу һөнәргә ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышу теләге китергән. Гүзәлия Идрис кызы белән әлеге гаять кирәкле, мөһим һөнәр турында әңгәмә кордык.
-
Баулы районында ифтар ашлары дәвам итә
22 мартта Салих авылының «Нәҗметдин» мәчетендә беренче тапкыр ифтар мәҗлесе үткәрелгән.
-
Кызылъярда төсле җепләрдән милли бизәкләр ясадылар
Кызылъяр авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре иҗади булуларын үзләренең гамәлләре белән һәрвакыт исбатлап торалар. Шушы көннәрдә мәктәптә укучы кызлар өчен “Җепләр белән рәсем ясыйбыз” дип исемләнгән мастер-класс оештырдылар. Чара Пушкин картасы белән үтте.
-
Баулыда рус телле тәрбиячеләр татарча да сөйләшә
Баулы шәһәренең “Колокольчик” балалар бакчасында рус телле тәрбиячеләр арасында “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим” республика бәйгесенең район этабы булды.
-
Шалтыда сайлауларның өченче көне үтә
Районнан иң ерак урнашкан Шалты авылы- 1049 нче санлы сайлау участогы. Ил башлыгын сайлау көннәре биредә тыныч кына үтә.
-
Хәнсевәрдә сайлау участогына халык актив килә
Россия президентын сайлау участоклары икенче көн үз эшләрен дәвам итә. Хәнсевәр авылында 1050 нче санлы сайлау участогы.
-
Сайлаучыларны чәй табыны белән каршы алганнар
Татар Томбарлысы халкы да сайлауда актив катнаша.
-
Яшь баулылар сайлауда катнаша
Россия Президентын сайлауда Кызылъяр халкы да бик актив катнаша. Биредә 935 сайлаучы исәпләнә, 32се – беренче тапкыр тавыш бирә.
-
Баулыда сайлау участоклары эше дәвам итә
Баулының 7 нче санлы мәктәбендә урнашкан сайлау участокларына да халык иртән үк күпләп килде. Биредә гаиләләре белән сайлауга килүчеләр байтак булды.
-
Баулыда сайлаулар бара
Баулының 1032нче участогы башка участоклар кебек үк иртәнге 8дән эшли башлады.
-
Азнакай укучысы Баулы районында туган бабасын белүчеләрне эзли
“Баулы-информ” редакциясенә Азнакай гимназиясенең 6нчы сыйныф укучысы Искәндәр Шәмсиевтан хат килде. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан карт бабасы Ризатдин Талиповны белүчеләр булса, хәбәр итүләрен сорый.