Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Төп тема рубрикасы буенча яңалыклар

    • 31 октябрь 2019 - 08:44
      Баулы студентлары интеллектуаль бәйгедә көч сынашты
      Баулы агрокөллиятендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «БитУм» (Акыллар көрәше) интеллектуаль-күңел ачу уены узды.
    • 30 октябрь 2019 - 13:00
      Баулы авыл җирлекләре грант отып, трактор алганнар
      Авыл җирлекләренә грантлар бирү республика конкурсы нәтиҗәләре буенча, районыбызның Татар Кандызы һәм Кырымсарай авыл җирлекләре җиңүче дип табылган һәм һәркайсы 1,5 миллион сум грант откан.
    • 29 октябрь 2019 - 15:32
      Баулы урамы чүпкә баткан
      Баулы шәһәре үзенең матурлыгы, төзеклеге һәм чисталыгы белән аерылып тора. Чыннан да, шәһәр уртасы чиста, ә менә, мәсәлән, 27нче микрорайоннан шәһәргә илтүче юлның чисталыгы чамалы. Һәр көн иртә белән эшкә юлым микрорайонның күпере аша үтә – аның асты чүпкә баткан. Ә бу күпер аркылы көне буена күпме кеше йөри.
    • 28 октябрь 2019 - 15:54
      Татар Кандызы мәктәбе укучысы төбәкара конкурс-фестивальдә катнашты
      Татар Кандызы мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Адель Хәлиуллин шушы көннәрдә Сара Садыйкова исемендәге "Калфаклы сандугач" X төбәкара конкурс-фестивалендә катнашты.
    • 27 октябрь 2019 - 08:00
      Баулылы үлем белән узышып яши
      Ел саен октябрьнең соңгы якшәмбесендә безнең илдә автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Автомобиль – йөрү чарасы гына түгел, ә тормышының аерылгысыз өлеше булган кешеләр бәйрәме ул. Чөнки шоферлар үзләренең эш көнен нәкъ менә автомобиль руле артында үткәрәләр. Безнең мәкаләнең герое Сергей Кульгутин шундый кешеләрнең берсе.
    • 26 октябрь 2019 - 08:44
      Баулыда авыл экологиясе яхшырачак
      Кырым-Сарай авылында канализация системасын тулысынча алыштырып, чистарту корылмасы төзү эшләре бара.
    • 25 октябрь 2019 - 16:39
      Баулы районында ветеран укытучы истәлегенә кичә үтте
      Бүген Исергәп мәктәбендә гаять җылы, шул ук вакытта моңсу да очрашу үтте. Чара кырык елга якын гомерен мәгариф өлкәсенә, уку-укытуга багышлаган шәхес – Галия Муллаян кызы Галимова истәлегенә багышлап үткәрелде. Очрашуны татар хатын-кызларының “Ак калфак” җирле оешмасы әгъзалары, мөгаллимнең балалары белән берлектә әзерләгән. Чараны Галия Муллаяновнаның авылдашы, коллегасы, мәгариф ветераны Рәзинә Шараева алып барды.
    • 25 октябрь 2019 - 09:17
      Баулы кырларында эш тәмамланып килә
      Район кырларында көнбагыш суктыру эше ахырына якынлаша.
    • 24 октябрь 2019 - 11:33
      Баулы активистлары көзге иреклеләр сменасында катнаштылар
      19 - 23 октябрьдә Казанда «Татарстан доброволецы-2019» республика конкурсы кысаларында көзге иреклеләр сменасы узды.
    • 23 октябрь 2019 - 08:00
      Баулылы Мәскәүгә бүләк алу өчен барачак
      “Яшьләр дөньясы” күппрофильле яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече, Баулы районының “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте координаторы Артур Гәрәев “Янәшәдә яшәүче геройлар” Бөтенроссия конкурсында “видеороликлар” номинациясендә өченче урынны яулады.
    • 22 октябрь 2019 - 11:51
      Баулы сәхнәсендә "Туй" узды
      Мәдәният йортында Ф.З.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятен тәмамлаучы Илмира Мәҗитова куелышында "Туй" музыкаль-театральләштерелгән постановкасы күрсәтелде.
    • 18 октябрь 2019 - 16:43
      Баулы гимназиясендә Сөмбелә бәйрәме узды
      Бүген Баулының 4нче санлы гимназиясе бик күңелле итеп уңыш бәйрәмен бәйрәм итте.
    • 18 октябрь 2019 - 08:19
      Цифрлы телевидениегә күчтек
      Бу дүшәмбе, 14 октябрьдә, Татарстан, шул исәптән Баулы районы халкы өчен дә, истә калырлык вакыйга булды – республика (Россиянең тагын 21 төбәге белән бергә) цифрлы телевидениегә күчте, аналог эфир телевидениесе өзелде.
    • 17 октябрь 2019 - 08:48
      Баулылар якташ язучы Асия Юнысова белән очрашты
      Баулы үзәк китапханәсендә якташыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе лауреаты, «Бәллүр каләм-2002», Әлмәт язучылар берләшмәсенең Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләге иясе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Асия Юнысова белән очрашу булды.
    • 15 октябрь 2019 - 16:36
      Цифрлы телевидение табарга булышалар
      Дүшәмбе Татарстанда федераль каналларның аналог телевидениесен күрсәтү туктатылды. Аналог телевидениесе туктатылган көнне цифрлы телевидениегә күчү координаторларына, ярдәм сорап, тугыз баулылы мөрәҗәгать иткән.
    Реклама