Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Россия хөкүмәте отставкага китте

    Владимир Путин Хөкүмәт әгъзаларына хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде.

    РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Владимир Путинның юлламасыннан соң Россия хөкүмәтенең тулы составы белән отставкага китүе хакында белдерде.

    РФ президенты хөкүмәт әгъзаларына хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде, "барысы да тормышка ашмавын" билгеләп үтте. Владимир Путин Министрлар Кабинетының һәр әгъзасы белән очрашачагын әйтте. Әлегә ул хөкүмәт әгъзаларына үз вазифаларын үтәп торуны сорады.

     

    Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/culture/15-01-2020/rossiya-h-k-m-te-otstavkaga-kitte-5716421

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: