Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Зәки Тимерҗан улы Тимерҗанов

Татарстан нефтьчеләре зур югалтуга дучар булдылар - 88нче яшендә Социалистик Хезмәт Герое, "Татнефть" ААҖның мактаулы нефтьчесе, гаҗәеп үзенчәлекле һәм якты язмышлы кеше, республикабызның бораулаучылар париархы - Зәки Тимерҗан улы Тимерҗанов вафат булды.

Зәки Тимерҗан улы 1926 елның 20 гыйнварында Татарстан АССРның Баулы районы Акбаш авылында туа. Ерак 1948 елда хезмәт эшчәнлеген Кырымсарай нефть разведкасында бораулау эшчесе булып башлап, ул бөтен гомерен бер сайлаган һөнәренә багышлый. 1949-1954 елларда Урал, Мөслим нефть разведкаларында бораулаучы ярдәмчесе, бораулаучы, 1954-1971 елларда "Татнефтегазразведка" трестының 1нче бораулау разведка конторасында бораулаучы булып эшли. 1971 елда Зәки Тимерҗан улы язмышын гомерлеккә Нурлат бораулау разведкасы идарәсе белән бәйли. Анда ул бораулаучы, бораулау җиһазларын ремонтлау буенча слесарь, 1990 елның 30 мартына кадәр торбаларны опрессовкалау буенча оператор хезмәтен башкара.

Зәки Тимерҗан улы Россиядә һәм Татарстанда нефть тармагын үстерүгә лаеклы өлеш кертә. Составында ул эшләгән бораулау бригадасы Ромашкино, Яңа Елхово, Нурлат, Чирмешән һәм башка чыганакларны ача. Аның вахтасы заданиене тотрыклы рәвештә арттырып үтәүче, тармакта иң иҗади һәм авариясез эшләүче хезмәт коллективы буларак дан казана. Зәки Тимерҗан улы һөнәри осталыкка, төгәл дисциплинага, хезмәткәрләрнең эш һәм ял шартлары турында кайгыртуга һәрчак җитди игътибар бирә.

Нефть тармагында ирешкән уңышлар өчен Зәки Тимерҗан улы "Почёт Билгесе" ордены белән бүләкләнә, аңа Социалистик Хезмәт Герое исеме белән бергә Ленин ордены һәм "Урак һәм чүкеч" алтын медале тапшырыла. Аның күпсанлы бүләкләре арасында Хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышында җиңү хөрмәтенә хезмәт һәм юбилей медальләре, отличие билгеләре, Татарстан Республикасы Президентының, ТР министрлар кабинетының, "Татнефть" ААҖның Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары бар.

Киеренке производство эшчәнлегеннән тыш Зәки Тимерҗан улы актив җәмәгать эше дә алып барды - күп тапкырлар халык депутатларының Нурлат шәһәр Советы депутаты булып сайланды. Әлеге җаваплы хезмәтендә ул сайлаучыларның наказларын үтәү өчен күп көч куйды.

Зәки Тимерҗан улы яраткан эшенә, туган предприятиесенә, "Татнефть" ААҖнә ахыргача тугрылык саклаган талантлы бораулаучы иде. Аның принципиальлеге, тәртиплелеге һәм тыйнаклыгы коллегаларының һәм якташларының олы хөрмәтен яулады.

Әлеге хезмәт сөючән эшче, ышанычлы иптәш һәм яхшы кеше турында истәлек йөрәкләребездә мәңге сакланыр.

Ш.Ф.Тәхаутдинов, А.Г.Хәбибуллин, Н.Г.Ибраһимов, Н.У.Маганов, Р.М.Рахманов, Р.С.Хисамов, В.П.Лавущенко, В.И.Городний, Ф.Л.Щёлков, Р.Н.Мөхәммәдиев, Н.М.Глазков, А.Я.Вакула, Г.К.Яруллин, Р.И.Шәфигуллин, И.Ф.Борһанов, И.М.Салихов, М.Ш.Җәләтов, А.Г.Нугайбеков, Р.Х.Фәткуллин, Г.М.Хаҗиев, Д.М.Нуретдинов, Ф.Я.Байбурин, А.К.Гыйматдинов, Т.Я.Игнатьева, Я.В.Вакула.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев