Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Төнге вакытта да контроль кирәк

Янгын куркынычы янаган чорда район кешеләренең урманнарга чыгуын максималь чикләргә кирәк. Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә җитәкчеләр алдында әнә шундый бурыч куйды.

Эчке эшләр бүлегенең докладын тыңлаганнан соң, район башлыгы җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр кулланган һәм төнге вакытта ата-аналарсыз йөргән өчен бер генә беркетмә дә булмавына игътибар юнәлтте.

- Кичке уннан соң спиртлы эчемлекләр сату тыела, ләкин иртән паркларда, стадионда һәм бассейн тирәсендә күпме шешә җыела, - диде Альберт Хәбибуллин.

Район башлыгы авыл җирлекләре һәм шәһәр башкарма комитетларын күп балалы гаиләләргә тиешле җир участокларын межалау һәм кадастр исәбенә кую эшенең сүлпән алып барылуы өчен тәнкыйтьләде. Ул әлеге эшне максималь тизләтү турында күрсәтмә бирде.

Киңәшмәдә шулай ук гаилә фермалары төзелеше, шәһәрдә балалар ишегалды мәйданчыкларын һәм коеларны ремонтлау, чишмәләрне төзекләндерү һәм Сабан туе алдыннан чисталык һәм тәртип урнаштыру, терлек азыгы хәзерләү мәсьәләләре күтәрелде.

Киңәшмә ахырында инвалидлар җәмгыяте рәисе Хаҗәрия Мортазинага, юбилее уңаеннан һәм җәмәгать тормышында актив катнашканы өчен Баулы муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев