Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Мәгълүматка юл ачык булырга тиеш

Баулы шәһәр прокуратурасы "Дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында мәгълүматка юл ачуны тәэмин итү турында" 2009 елның 9нчы февралендә кабул ителгән Федераль закон таләпләре үтәлешен тикшерде.

Законның 13нче маддәсендә, җирле үзидарә органы эшчәнлеге өлкәсенә бәйле рәвештә, җирле үзидарә органының эшчәнлеге турында интернетта урнаштырылган мәгълүматның эчтәлеге түбәндәгечә тәртиптә булырга тиеш: җирле үзидарә органы турында гомуми мәгълүмат; иҗат нормасы эшчәнлеге турында мәгълүмат; максатчан һәм башка программаларда катнашу һәм җирле үзидарә органы җитәкчеләренең һәм рәсми делегацияләрнең рәсми һәм эш визитлары турында мәгълүматлар; халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау һәм аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча күрелгән чаралар, фаразланган һәм килеп чыккан гадәттән тыш хәлләр турында халыкны алардан саклауның алымнары һәм ысуллары, статистика мәгълүматлары, кадрлар белән тәэмин итү, мөрәҗәгатьләр белән эшләү турында.

Ләкин прокурорлык тикшерүе муниципаль берәмлекләр порталындагы сигез авыл җирлегендә мәгълүматның бары тик чикләнгән күләмдә урнаштырылуы һәм барлык эшчәнлек юнәлешләре буенча бирелмәвен күрсәтте.

- Күрсәтелгән мәгълүматның булмавы "Коррупциягә каршы тору турында" 2008 елның 25 декабрендә кабул ителгән Федераль законның 3 маддәсенә каршы килә, аның нигезендә, Россия федерациясендә коррупциягә каршы тору, җирле үзидарә органнарның күмәклеге һәм ачыклыгы принцибына таяна, - дип саный Баулы шәһәр прокуроры Роберт Вәлитов. - Җибәрелгән закон бозулар җирле үзидарә органнарының эшчәнлеге турында мәгълүмат алу буенча физик һәм юридик затларның хокукларын кыса. Шуның белән бәйле рәвештә 2012 елның 21 һәм 27 августында Александровка (Александр Гарсков), Кызылъяр (Нәзирә Ярышева), Поповка (Сергей Попов), Покровский Урыстамак (Елена Безенова), Потап-Томбарлы (Александр Килячков), Салих (Рузил Әхмәтшин), Татар Кандызы (Мәхмүт Насыйбуллин), Томбарлы (Әдибә Шәйдуллина) авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре адресына закон бозуларны бетерү һәм башкарма комитетларның вазифаи затларын дисциплинар җаваплылыкка тарту турында күрсәтмәләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев