Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Олы ярминкә узачак

5 ноябрьдә Баулы шәһәренең Октябрь мәйданында Халык бердәмлеге көне, Корбан бәйрәме һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне хөрмәтенә бәйрәм чаралары һәм зур авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәреләчәк. Бу хакта муниципаль район Советының утырышлар залында булып узган дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр ителде.

Киңәшмәдә сүз шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү, авыл хуҗалыгы җитеш-терүчеләренә кредитлар бирү, гаилә фермалары төзү турында барды. Авыл җирлекләре башлыклары бу юнәлештә әлегә тиешенчә актив эшләмиләр. Шуңа күрә алар өчен семинарлар үткәреләчәк. Кайбер шәхси ярдәмче хуҗалыклар ияләре хәтта район үзәгендә көзге ярминкәләр үткәрелүе турында да белмиләр, ә бит аларга биредә бушлай катнашу һәм үз продукцияләрен арадашчылардан башка сату мөмкинлеге тудырыла. Бу халык арасында аңлату эшләре алып баруның аксавын күрсәтә. Техника сатып алуга лизинг грантлары бирү программасында да безнең фермерлар шул сәбәпле аз катнаша торгандыр. Район башкарма комитеты җитәкчесе С.Самонина билгеләп үткәнчә, әлеге программа буенча җиһазлар сайлап алу мөмкинлеге сизелерлек арткан.
Муниципаль район башлыгы урынбасары М.Хәсиятуллин җитәкчеләрнең игътибарын "Хезмәткә дан" ("Слава труду"), "Республика Татарстан" һәм "Ватаным Татарстан" газеталарына үз вакытында абунә рәсмиләштерүгә юнәлтте.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Г.Ибраһимов чиркәүгә кадәр юлның төзелеп бетүе, бүгенге көндә аны төзекләндерү башкарылуы, агачлар утырту турында хәбәр итте. Һади Такташ, Пушкин һәм Пионер урамнарын асфальтлау эше язга кадәр туктатылган. Урамнарга вак таш җәю дәвам итә. М.Хәсиятуллин шәһәр урамнарын яктыртуның торышын тикшерергә күрсәтмә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев