Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Юлларны чистарту район башлыгы контролендә

Муниципаль район башлыгы А.Хәбибуллин үткәргән дүшәмбе киңәшмәсендә җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә кагылышлы көндәлек мәсьәләләр тикшерелде.

Район башлыгы полициягә пневматик пистолетлардан фонарьларга аткан һәм урланган металлоломны саткан кешеләрне ачыклау һәм җавапка тарту, шулай ук сайлау участокларында куркынычсызлыкны һәм электрон тавыш бирү комплекслары сакланышын тәэмин итү турында күрсәтмә бирде.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Г.Ибраһимов шәһәрдә яңа оешма пассажирлар йөртү белән шөгыльләнүен хәбәр итте. Хәзер маршрутлар графигын эшләү төгәлләнеп килә, тәкъдимнәр шәһәр башкарма комитетында кабул ителә. Расписание халык иң күп була торган тукталышларга куелачак. Шәһәрдә яшәүчеләр белән очрашулар вакытында яңа хезмәт күрсәтүче турында уңай фикерләр белдерелгән.
Кар яву белән бәйле рәвештә, А.Хәбибуллин юлчыларның һәм авыл җирлекләре башлык-ларының игътибарын юлларны торак пунктларга, аеруча ерак авылларга кадәр чистартырга кирәклегенә юнәлтте.
Салым хезмәте мәгълү-матлары буенча, соңгы вакытта салым транспорты буенча недоимкалар арткан, бу күпчелек очракларда иномаркаларга кагыла. Киңәшмәдә шулай ук гаилә фермалары төзү, авыл халкына сәүдә хезмәте күрсәтү, стационарны һәм ташламадан файдаланучыларны дарулар белән тәэмин итү, Пенсия фондына хисап бирү һәм иминият кертемнәрен күчерү мәсьәләләре күтәрелде.
Киңәшмә ахырында район башлыгы "Бәләкәч" балалар бакчасына төзекләндерү эшләрендә ярдәм күрсәткән оешмаларга һәм предприятиеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев