Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Язгы мәшәкатьләр

Дүшәмбе көнне муниципаль район башлыгы урынбасары Миңнефоат Хәсиятуллин оешмалар җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Гамил Ибраһимов йорт өлкәннәре белән эшләү турында хәбәр итте. Һәр айның 23-24нче көннәрендә, ОДН исәпләүләрен киметү максатларында, алар белән берлектә электр счётчиклары күрсәткечләрен алу оештырыла. Хәзер һәр айның 25-26нчы көннәрендә су счётчиклары күрсәткечләрен тапшыру эшен җайга салырга кирәк. Йорт өлкәннәре теркәлмәгән кешеләр яшәүче "нульле" пропискалы фатирларны ачыкларга ярдәм иткәннәр. Җылылыкка чыгымнарны киметү өчен, кайбер йортларда җылылык бирү көйләгечләре файдаланыла.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе автовокзал алды мәйданында сәүдәнең туктатылуы, биредә берьяклы транспорт хәрәкәте оештырылачагы турында белдерде. Авыл кешеләре шәһәрдә үз продукцияләрен сата алсыннар өчен, Баулыда ай саен ярминкәләр үткәреләчәк, шулай ук базарда да урын бүлеп биреләчәк. Авыл җирлекләре башлыклары исә продукциянең шәхси ярдәмче хуҗалыкта җитештерелгәнлеге турында белешмәләр бирергә тиешләр. Бу автовокзал каршындагы мәйданны алыпсатарлар янә сәүдә урынына әверелдермәсен өчен эшләнәчәк.

Яз җитү белән җитәкчеләр алдында биналар түбәләрен боз сөңгеләреннән, нигезләрне кардан арындыру бурычы куела. Апрель аенда торак пунктларны санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык башлана. Тиздән шәһәрдә йөк транспорты хәрәкәтен чикләү кертеләчәк. Елның бу вакытында, сөрем газы белән агулану очракларын булдырмау максатыннан, төтен юллыкларын тикшерү аеруча мөһим. Киңәшмәдә шулай ук күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп бирү, пенсиянең тупланма өлешен дәүләт белән бергә финанслау (софинансирование) программасын тормышка ашыру, мәктәпләрдә үткәрү пропуск режимын көчәйтү, муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан милеккә бәйле декларацияләрне үз вакытында тапшыру һәм башка мәсьәләләр каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев