Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Сайлау турындагы законнарга үзгәрешләр кертелде

2012 елның 1 ноябрендә 2012 елның 2 октябрендә кабул ителгән №157-ФЗ "Сәяси партияләр турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү турында" һәм "Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында" Федераль законнар гамәлгә керде. Бу турыда безнең хәбәрчебезгә территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рима Солтанова сөйләде:

- Бу федераль закон нигезендә, сайлау участокларын төзү һәм участок комиссияләрен формалаш-тыру тәртибе сизелерлек үзгәрде.
Законның яңа редакциясе буенча, сайлау участоклары ул территориядә үткәрелүче барлык сайлаулар һәм референдумнар өчен бер булачак һәм алар хәзер биш ел вакытка исәпләп төзеләчәк. Элек алар һәр сайлау өчен аерым төзелә иде.
Шулай ук законга кертелгән үзгәрешләр буенча, сайлау һәм референдум участокларында формалаштырылган сайлау комиссиясенең вәкаләтләре срогы хәзер 5 ел (гражданнарның вакытлыча булу урыннарында формалаштырылганнардан тыш). Элек участок комиссиясенең вәкаләтләре срогы сайлау һәм референдум нәтиҗәләре рәсми рәвештә игълан ителгәннән соң 10 көн үткәч чыга иде. Участок сайлау комиссиясе әгъзаларының ничәү булуы, сайлаучылар саны күпме булуга бәйле рәвештә, федераль закон буенча билгеләнә һәм ул 3тән алып 16га кадәр кешедән торырга мөмкин.
Федераль законның 81нче маддәсенең яңа редакциясе күздә тотканча, Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимияте органнарына яки җирле үзидарә органнарына сайланган депутатлык срогы 2012 елның 31 декабреннән соң чыккан очракта, киләсе сайлаулар билгеләнгән срок чыккан елның сентябренең икенче якшәмбесендә үткәрелә. Әлеге органнарның һәм депутатларның вәкаләтләре срогы озынайтыла яки кыскартыла. Әлеге үзгәрешләр кертелгәнче бердәм сайлау көне итеп март аеның икенче якшәмбесе билгеләнгән иде, ә закон тарафыннан билгеләнгән очракларда (кабат сайлаулар, яңа төзелгән органнарга сайлаулар), әлеге органнарның алдагы составының вәка-ләтләре чыкканда, шул елның октябренең икенче якшәмбесендә үткәрелә иде. Бер һәм бердәнбер рәсми сайлау көнен кертү белән бәйле рәвештә, Федераль законнан сайлау вакытында дүрттән артык сайлау бюллетене буенча тавыш бирү мөмкинлеген чикләүче пункт алынган.
Нәкъ менә хәзерге вакытта яңа закон буенча участок сайлау комиссияләрен формалаштыру бара. Район газетасының бүгенге санында аңа бәйле документлар дөнья күрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев