Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Россия Федерациясе гражданинының шәхесен раслаучы документлар турында күрсәтмә

Тавыш бирү көнендә сайлаучыларга сайлау бюллетеньнәре паспорт яисә паспортны алыштыручы документ нигезендә бирелә.

Гамәлдәге закончалык нигезендә Россия Федерациясе территориясендә Россия Федерациясе гражданинының шәхесен раслаучы документлар сыйфатында түбәндәге документлар файдаланылуы мөмкин:
- Россия Федерациясе президентының 1997 елның 13нче мартындагы указы һәм РФ хөкүмәтенең 1997 елның 8 июлендәге 828нче санлы карары белән расланган Россия Федерациясе гражданины паспорты турында положение нигезендә гамәлгә кертелгән Россия Федерациясе гражданины паспорты;
- түбәндәге очракларда 1974 елгы үрнәктәге СССР гражданины паспорты:
1) әгәр дә анда Россия Федерациясе гражданлыгы күрсәтелсә;
2) яисә Россия Федерациясе гражданлыгын раслаучы вкладыш булса;
3) яисә 1992 елның 6 февралендә Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүне раслаучы прописка штампы булса.
Моннан тыш, 1974 елгы үрнәктәге СССР паспортына кешенең яшенә туры килүче фоторәсемнәр ябыштырылган булырга тиеш;
- Россия Федерациясе президентының 1997 елның 13 мартында чыгарылган 232нче санлы указы һәм РФ хөкүмәтенең 1997 елның 8 июлендә чыгарылган 828нче санлы карары белән расланган Россия Федерациясе гражданины паспорты турында положение нигезендә гамәлгә кертелгән Россия Федерациясе гражданины паспортын алганчыга кадәр бирелүче шәхесне раслаучы вакытлы таныклык.
Россия Федерациясе гражданины паспорты турында положениенең 7нче пункты нигезендә, Россия Федерациясе гражданины паспортының түбәндәге сроклары гамәлдә:
- 14 яшьтән - 20 яшькә кадәр;
- 20 яшьтән - 45 яшькә кадәр;
- 45 яшьтән - сроксыз.
20 һәм 45 яшькә җиткән гражданнарның (призыв буенча хезмәт срогы узучы хәрби хезмәткәрләрдән тыш) паспортлары алыштырылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев