Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Һәрбер хуҗалыкка барып җитәргә

Дүшәмбе киңәшмәсендә Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллин авыл җирлекләре башкарма комитетлары алдында әнә шундый бурыч куйды.

Авыл кешеләрен анкеталаштыру шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү өчен кредитлар алу тәртибен аңлату һәм шәхси хуҗалыкларда терлекчелек продукцияләрен җитештерүне киңәйтү резервларын өйрәнү максатыннан оештырыла. Бу эш күпчелек авыл җирлекләрендә үткәрелде инде.

- Җыелган мәгълүматларны җентекләп анализларга һәм алдагы эшләрнең планын билгеләргә кирәк, - диде район башлыгы. - Халык белән шәхси эш алып баруга игътибарны арттырырга кирәк. Альберт Хәбибуллин Сабан туена кадәр Баулы шәһәренең автовокзал алды мәйданында тәртип урнаштырырга, аны автотранспорттан бушатырга күрсәтмә бирде.

Бер үк вакытта якын тирәдә автомобильләр тукталышы өчен урыннар оештырылырга, автовокзал алды мәйданында транспорт куюны тыючы билгеләр урнаштырылырга тиеш. Сүз Кызылъяр авылын су белән тәэмин итү турында да барды. Су халыкка күбрәк барып җитсен өчен, авыл суүткәргечен фермадан аерырга карар кылынды. Килеп туган әлеге хәлдә гаеп, һичшиксез, авыл җирлеге башкарма комитетына төшә, чөнки су белән тәэмин итү мәсьәләсе аның компетенциясенә керә.

Җирле хакимият әлеге мәсьәләне хәл итүдә сүлпәнлек күрсәтә. Әлегә кадәр халык арасында су белән тәэмин итүгә килешүләр төзелмәгән. Расланган тарифлар буенча суга түләү алу оештырылмаган. Ә хезмәт күрсәтүгә килешү төзелмәгән булгач, беркем дә берни таләп итә алмый. Закон буенча, түләүдән баш тартучыларның йортлары суүткәргечтән өзелергә тиеш.

Дәгъваларны әлегә кадәр су белән тәэмин итүне оештыру буенча юридик яктан грамоталы килешүләр төзи алмаган авыл җирлеге үзидарә органнарына белдерергә кирәк. Суүткәргечнең эшләве өчен җавап бирүче оешма яисә шәхси эшмәкәр барлыкка килмәсә, кешеләр су белән тәэмин итү өчен түли башламасалар, мәсьәлә хәл ителмәячәк.

Әлегә исә халык та, мәктәп һәм балалар бакчасы да зыян күрә. Аппарат киңәшмәсендә шулай ук язгы ташуга каршы чаралар, язгы агач утырту, Васькино-Туйралы авылында клуб төзелеше, баулылыларның "Зур гаилә" хәйрия акциясендә катнашулары, ике авыл җирлегендә өстәмә сайлауларга хәзерлек һәм башкалар төп мәсьәләләр буларак күтәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев