Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Ноябрьдә салымнар түләү срогы уза

Дүшәмбе көнне үткән киңәшмәдә хезмәтләр җитәкчеләре Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллинның күрсәтмәләре үтәлеше турында хисап бирделәр.

1 ноябрьдә физик затларның милкенә салым түләү срогы тәмамлана. Районара салым инспекциясе начальнигы Алсу Әюпова 19 октябрьгә салымнарның тупланышы республика буенча - 46, Баулы районында 39 процент тәшкил итүен билгеләп узды. 15 ноябрьгә кадәр түләнергә тиешле җир салымы районда нибары 35 процентка гына җыелган. Район башлыгы җирлек җитәкчеләреннән салымнар җыю буенча барлык чараларны күрүне таләп итте, салым инспекциясенә һәм район башкарма комитетына әлеге мәсьәләне контрольгә алырга кушты.
Көзге агач утыртуга йомгак ясау барышында, Альберт Хәбибуллин нефть предприятиеләре җитәкчеләренә, исеме җисеменә туры килсен өчен, Баулы шәһәренең Нефтьчеләр проспектын төзекләндерүләрен сорады.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын тикшерү йомгаклары турында хәбәр итте. Кайнар ашның төрлечә оештырылуы ачыкланган. Мәсәлән, Хәнсевәр мәктәбендә туклану өчен ата-аналардан айлык түләү алынмый - мәктәп үзен мәктәп яны участогында үстерелгән яшелчә белән тулысынча тәэмин итә. Потап-Томбарлыда ата-аналардан аена 150шәр сум, ә Алексеевкада 200әр сум җыялар, әмма соңгысында сыйфат ягы мактанырлык түгел. Светлана Самонина җирлек башлыкларына мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында даими булырга, ризыкларның сыйфатын һәм аларның расланган менюга туры килүен тикшерергә киңәш итте. Мәгариф учреждениеләрендә кайнар аш оештыру өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, быел алар барысы да суыткычлар, плитәләр һәм духовкалар белән тәэмин ителделәр.
Район башлыгы урынбасары Миңнефоат Хәсиятуллин районны куркыныч терлек авыруларыннан саклау проблемасын күтәрде. Корбан бәйрәменә күрше төбәкләрдән сарыклар һәм бозаулар китерәләр, ләкин аларны ветеринария белешмәләреннән башка сату законсыз.
Шимбә көннәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә. Киңәшмәдә соңгы ярминкәләрнең нәтиҗәләре игълан ителде. Барлыгы 1744 килограмм ит, 1637 килограмм яшелчә, 300 литр көнбагыш мае, 64 килограмм бал, 15 килограмм сыр, 50 пар киез итек сатылган. Ярминкәдә Баулы районының 8 авыл җирлегеннән 15 эшмәкәр һәм фермер катнашкан. Моннан тыш, Оренбург өлкәсеннән - бәрәңге һәм бал, Башкортстаннан - кәбестә һәм суган, Бөгелмәдән алмагач һәм хризантема үсентеләре сатылган. Сарык итенең килограммын - 250 сумнан, сыер итен - 230, кош итен - 180-190 сумнан сатканнар.
Киңәшмәдә шулай ук башка мәсьәләләр дә тикшерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев