Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Муниципаль хезмәткәрләрнең дисциплинасы аксый

Баулы муниципаль районы башлыгы үткәргән дүшәмбе киңәшмәсендә башкару дисциплинасы төп мәсьәлә буларак күтәрелде.

Полиция вәкиле докладыннан соң, район башлыгы хокук бозуларны булдырмаунчы активлаштыру ихтыяҗына тагын бер кат әйләнеп кайтты. Җәйге чорда төнлә паркларда һәм стадионда спиртлы эчемлекләр эчү дәвам итә, шофёр таныклыгыннан мәхрүм ителгән яки исерек кешеләр машинада урам буенча йөриләр. Әлеге хокук бозган өчен җаваплылыкка тартылучылар саны аз.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина 1 июльдән сыра һәм башка аз алкогольле эчемлекләр 22 сәгатьтән 10 сәгатьтә кадәр сату тыелачагы турында хәбәр итте.

Ул шулай ук җиде муниципаль хезмәткәрнең, документларны тикшерү срокларын һәм башка үтәү дисциплиналарын бозган өчен, айлык премиядән мәхрүм ителүеләре турында хәбәр итте. Андый дисциплина бозулар кайбер башлыклар һәм авыл җирлекләре башкарма комитетлары хезмәткәрләре эшендә дә күзәтелә. Район башлыгы авыл җирлекләре башкарма комитетларының документлар әйләнешен өйрәнергә һәм, чаралар күрү өчен, мәгълүматларны гомумиләштерергә күрсәтмә бирде.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ринат Фәхриев докладыннан күренгәнчә, терлек азыгы узган елның шул чоры дәрәҗәсенең 30 проценты күләмендә генә әзерләнгән. Авыл җирлекләрендә яфрак азык әзерләү буенча хәлләр начар тора. Бер үк вакытта комбайннарны бөртеклеләрне уруга әзерләргә кирәк. Хәзер алар комбайннар белән 90 процентка комплектлаштырылганнар.

Киңәшмәдә сүз шулай ук Баулы шәһәренең 15 еллыгына һәм җылылык сезонына әзерлек, гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү, коррупцияне булдырмау, ящур һәм хайваннарның башка куркыныч авырулары профилактикасы, хәрби хезмәткә чакыру турында барды.

Муниципаль район башлыгы урынбасары Миңнефоат Хәсиятуллин бу атнада "Хезмәткә дан", "Ватаным Татарстан", "Республика Татарстан" газеталарына язылуның тәмамлануы турында искә төшереп узды. Әлеге басмаларга халыкның тагын да киңрәк катлауларының язылуын тәэмин итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев