Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Микрорайонда юл кичүе булачак

Юл йөрү куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең бу елда беренче утырышы узды.

Комиссия үзенең эшен 2011 елда Баулы районы территориясендә теркәлгән аварияләрне анализлаудан башлады. Үткән елны барлыгы 67 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 7 кешенең гомере өзелгән, 89 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Узган елда район юлларында балалар зыян күргән сигез юл һәлакәте теркәлгән, сөенечкә каршы, аларда үлем
очраклары булмаган.
"ТР юл йөрү куркынычсызлыгы буенча фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе" дәүләт учреждениесе Баулы филиалы начальнигы Разида Игнатьева сүзләренә караганда, 2011 елда аварияләр саны 13,6 процентка артуга карамастан, аларда һәлак булучылар саны 22,2 процентка кимегән. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру максатчан программасы буенча, һәлак булучылар санын киметү өстендә эш дәвам итәчәк. Комиссия әгъзалары мәктәпләрдә юл иминлеге буенча профилактик эшне активлаштырырга кирәклеген дә билгеләп үтте. Район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана
Самонина мәктәп автобусларының техник торышы белән кызыксынды. ДАИ Баулы бүлекчәсе А.Минһаҗев әйтүенчә, автобуслар һәр ярты ел саен техник тикшерү уза.
Утырыш барышында 2012 елда районыбызда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча эш планы да каралды.
Баулылылар өчен сөенечле хәбәр дә җиткерелде - быел Казан-Оренбург трассасының Боз сарае янындагы өлешендә җир өсте җәяүлеләр өчен юл кичүе төзелә башлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев