Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Көзге ярминкәләр башлана

Дүшәмбе көнне муниципаль район башлыгы оешмалар җитәкчеләре белән үткәргән аппарат киңәшмәсендә шимбә көннәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырылачагы турында игълан ителде.

Урып-җыю эшләре, нигездә, төгәлләнде, 1,5 мең гектардан карабодайны һәм 700 гектардан рапсны гына җыйнап аласы калды. Туфракны көзге эшкәртү 1 октябрьгә тәмамланырга тиеш. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы икмәкне тапшыру барышы турында да хәбәр итте. Район башлыгы атналык ярминкәләр һәм Халыкара өлкәннәр көне алдыннан зур ярминкә оештыру турында күрсәтмә бирде.
Альберт Хәбибуллин торак-коммуналь хезмәтләргә яңа формадагы счётлар хәзерләүне тәэмин итмәгән җитәк-челәрне дисциплинар җаваплылыкка тартырга кушты. Ул счётларның икенче ягында аңлатмалары булырга тиеш. Октябрь аеннан башлап, торак-коммуналь хезмәтләргә түләү кертүдәге үзгәрешләрне аңлату өчен, гражданнарны кабул итү һәм йортларда яшәүчеләр белән очрашулар үткәреләчәк.
Район башлыгы яшьләр эшләре бүлеген "Ватан" яшьләр клубының җитәрлек дәрәҗәдә эшләмәве өчен тәнкыйтьләде.
- Уку елы башланды, яшьләр шәһәргә әйләнеп кайтты, ә шимбә көнне аларга барыр урын юк. Тематик дискотека яисә башка чаралар оештырып булмыймыни? Ул чагында яшьләр клубының нигә кирәге бар? - диде Альберт Хәбибуллин.
Узган атнага йомгак ясап, район башлыгы мөһим вакыйгаларны билгеләп узды. Районда коррупциягә каршы тору буенча республика комиссиясенең эксперт төркеме эшләгән. Гомумән алганда, нәтиҗәләр башка районнар белән чагыштырганда яхшырак, ләкин тынычланырга ярамый. Комиссия ачыклаган кимчелекләрне якын көннәрдә бетерү таләп ителә. Баулы районы делегациясе тугандаш төрек шәһәре Көтахьяда булып кайтты. Нефть ташучы танкерга "Баулы" исеме бирелүе шәһәребезнең уңай имиджын булдыруга ярдәм итә.
- Бу безнең ветеран-нефтьчеләребезгә хөрмәт күрсәтү, - дип ассызыклады Альберт Хәбибуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев