Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Көн тәртибендә – күп балалы гаиләләргә җир бирү

Муниципаль район һәм шәһәр Советларының чираттагы берләштерелгән утырышында район Уставының яңа редакциясе тикшерелде, шулай ук күп балалы гаиләләргә бирелүче җир участокларының чик зурлыклары күләмнәре билгеләнде.

2005 елда кабул ителгән "Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы" муниципаль берәмлеге" Уставына узган дәвердә бик күп төзәтмәләр кертелде, ә бу норматив-хокукый акт белән эшләүне шактый катлауландыра. Шул сәбәпле депутатлар уставның яңа редакциясе проектын расладылар.
Россиядә күп балалы гаиләләргә бушлай җир бүлеп бирү процессы башлану белән бәйле рәвештә һәм ТР Җир кодексының 32нче маддәсе нигезендә Баулы районы Советы "Өч яки аннан күбрәк балалы гаиләләргә бирелүче җир кишәрлекләренең чик зурлыкларын билгеләү турында" карар кабул итте. Җир участокларының минималь зурлыгы - 0,06 га, максималь зурлыгы - 0,20 га. Әлеге вакытта җитәкчелек алдында торган зур бурыч - шәһәр һәм район янында шәхси торак төзелеше өчен яраклы җир табу. Бүгенге көнгә шәһәр кешеләреннән 63, авыллардан 27 гариза кергән.
Утырышта депутатлар 2012 елгы район һәм шәһәр бюджетларына үзгәрешләр керттеләр. Аерым алганда, мәктәпкә кадәр, мәктәптә һәм өстәмә белем бирүгә субсидияләр һәм субвенцияләр максатларындагы бюджетара трансфертлар арттырылу сәбәпле, бюджетның керемнәре һәм чыгымнары өлешләренә үзгәрешләр кертелде.
Коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру кысаларында район Советының муниципаль хезмәт турындагы карарына һәм Муниципаль хезмәт вазифаларына дәгъва кылучы гражданнар һәм муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан керемнәр, милек һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре хакында мәгълүмат бирү турында положениегә үзгәрешләр кертелде.
Шулай ук балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия, административ комиссия составларына үзгәрешләр кертелде, муниципаль район Советының эш планы расланды, башка сораулар каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев