Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Җирлекләрнең үз рейтингы булачак

Муниципаль район башлыгы Альберт Хәбибуллинның оешмалар җитәкчеләре белән чираттагы атналык киңәшмәсе оператив сводкадан башланды.

Исерекләрнең кыланышы аеруча борчуга сала. Шундыйларның берсе, Энгельс урамында яшәүче өлкән яшьтәге ир-ат, күп фатирлы йортны тулысынча электрсыз калдыра. Моннан берникадәр вакыт элек аның гаебе белән янгын килеп чыгып, йорттан кешеләрне эвакуацияләргә туры килгән. Балалары аннан катгый рәвештә баш тарталар, чөнки ул аларны сабый вакытларында ук ташлаган булган. Хәзер аны эчкечеләр өчен интернат-йортка урнаштыру мәсьәләсе хәл ителә. Удмурт Ташлысы авылында яшәүче икенче берәү "Берёзовские зори" хуҗалыгы конторасындагы әйберләрне туздырып ташлаган, документларны яндырган. Район башлыгы хокук бозучыларны җавапка тартуны таләп итте. Ул шулай ук сайлау участокларында урнаштырылган веб-камераларның сакланышын тәэмин итәргә кушты.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Гамил Ибраһимов район җитәкчелегенең шәһәр халкы белән очрашулары нәтиҗәләре буенча башкарылган эшләр турында хәбәр итте. Счётчиклар күрсәткечләрен һәр айның 22сеннән 24нче числосына кадәр комиссия алачак. Бу хакта йорт өлкәннәре белән килешү төзелгән. Аннан соң ул күрсәткечләр гомумйорт счётчиклары күрсәткечләре белән бергә электр энергиясе белән тәэмин итүче предприятиегә тапшырылачак. Бу ОДН проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Альберт Хәбибуллин авыл җирлекләрендә зиратларны төзекләндерү буенча зур эш башкарылуын билгеләп үтте. Башкарылган эшләр күләмен үз вакытында һәм дөрес итеп рәсмиләштерүчеләрнең әлеге чыгымнары республика бюджетыннан капланган. Документлар рәсмиләштермәгән авыл җирлекләре бернәрсә дә алмаган. Хәзер шул ук хәл кабатлана - барлык җирлек башлыкларыннан паркларны һәм скверларны төзекләндерүгә ихтыяҗ турында мәгълүматлар сораганнар, ләкин аларның берничәсе генә андый мәгълүматларны тапшырганнар, бары тик бер җирлек экспликация төзегән.
- Акча җитми дип зарланыр өчен акыл кирәкми. Ә менә документларны үз вакытында һәм сыйфатлы итеп рәсмиләштерү һәм финанслауга ирешү барысының да кулыннан килми. Ләкин бу җирлек башлыкларының көндәлек эшенең бер өлеше, аларның хезмәтенең нәтиҗәлелеге күрсәткече, - дип саный район башлыгы. Ул район башкарма комитетына җирлекләрнең рейтингын төзергә һәм аны халыкка җиткерергә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев