Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Елга пычратучыларны ачыклыйлар

Санитар чистарту һәм төзекләндерү икейалыгы вакытында Баулыда экологик рейдлар узды.

Рейдлар шәһәр башкарма комитеты тарафыннан Экология һәм табигый ресурлар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белән берлектә оештырылды. Алар экология һәм төзекләндерү өлкәсендә административ хокук бозуларны ачыклау максаты белән үткәрелә. Рейдлар санитар чистарту буенча икейалык тәмамланганнан соң да дәвам итәчәк.
Мәсәлән, күптән түгел мәктәп укучылары һәм оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре Баулы елгасын чүп-чардан чистарттылар. Әмма кайбер җавапсыз гражданнар һаман да Баулы елгасына көнкүреш калдыкларын ташлый, тирес түгә,елга янында автомобилен юа.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Гамил Ибраһимов әйтүенчә, елганы тәртипкә китергәннән соң узган рейд вакытында экология милициясе тарафыннан шәһәрлеләргә карата биш беркетмә төзелгән. Әлеге кешеләр елга янында яши, аларның мунчаларыннан калдык сулар туп-туры елгага агарга көйләнгән. Әлеге материаллар Экология һәм табигый ресурлар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсендә каралачак һәм әлеге кешеләр җәзага тартылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев