Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Бәхетсезлек очраклары булмасын өчен

Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Миңнефоат Хәсиятуллин дүшәмбе көнне оешмалар җитәкчеләре белән атналык киңәшмә үткәрде.

Узган атнада янгынчылар, корыган үлән янган участокларны сүндерү өчен, өч тапкыр юлга чыктылар: Мортазага, Кырымсарайга һәм Баулыга. Урман янгыннарын кисәтү - төп бурычларның берсе. Район җитәкчеләре урманнарга керүнең чикләнүе турында тагын бер кат искә төшерделәр (өстәвенә, талпаннар да активлашкан). Ачык уттан файдалану катгый тыела, махсус янгынга каршы режим чорында штрафлар икеләтә арттырылды.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Гамил Ибраһимов санитария-экология икеайлыгы барышы турында хәбәр итте. Чәршәмбе көнне зиратларны чистарту, бордюрларны буяу, урамнарны юу, аннан соң чишмәләрне һәм Баулы елгасын чистарту күздә тотыла.
Миңнефоат Хәсиятуллин күп балалы гаиләләргә бушлай бирелергә тиешле җир участокларын межалау һәм кадастр исәбенә алу өчен документларны әлегәчә әзерләмәгән авыл җирлекләрен тәнкыйтьләде. Авыл җирлекләрендә 164 күп балалы гаилә бар, аларның 49ы җир алуга гариза язганнар, 43е ресстрга кертелгән. Баулы шәһәрендә 102 күп балалы гаилә яши, шуларның 84е җир алырга теләк белдергәннәр, шуларның 69ы реестрга кертелгән. Бөтен проблема шәһәрдә буш участоклар булмавында, ә авыл җирендә җир җитәрлек.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина җитәкчеләрнең игътибарын хезмәтне саклау нормалары үтәлешенә юнәлтте. Ел башыннан Баулы районында производствода үлемгә китергән ике бәхетсезлек очрагы булган. Бәйрәмнәр алдыннан объектларның сакланышын һәм террорчылыкка каршы эшне дә шулай ук көчәйтергә кирәк.
Киңәшмәдә чыгыш ясаучы ОВД вәкиле, полициягә, кимендә 30 мең сумлык хезмәт хакы белән, участок вәкаләтлеләре һәм тикшерүчеләр таләп ителүе турында белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев