Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Баулыда “бизнес-инкубатор” булачак

Баулы муниципаль районы Советы һәм шәһәр Советы депутатларының чираттагы уртак утырышында үткән ел бюджетын башкаруга, коррупциягә каршы торуга, Баулыда эшмәкәрләргә ярдәм итү өчен инвестицион-гарантия фонды булдыруга кагылышлы карарлар кабул ителде.

Депутатлар район һәм шәһәрнең 2011 елгы бюджетларын башкару турында хисапны раслаганнан соң, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә бирелгән бюджет ссудалары буенча бурычларны түләү срогын озынайту һәм бюджет ссудалары буенча бурычларны исәптән чыгару турында сораулар каралды. Аерым алганда, банкротка чыккан ике авыл хуҗалыгы предприятиесе - "Александровский" һәм "Берёзовский"ның бурычларын исәптән чыгару турында карар кабул ителде.

Коррупциягә каршы тору турындагы закончалыкка туры китереп, муниципаль хезмәткәрләрнең, аларның хатыннарының һәм балигъ булмаган балаларының табышлары, милекләре, милеккә мөнәсәбәтле йөкләмәләре турында мәгълүматны районның рәсми сайтында урнаштыру һәм массакүләм мәгълүмат чараларына бирү тәртибе турында положение расланды.

Депутатлар шулай ук район советының муниципаль казна учреждениеләре турында карарына, район һәм шәһәр Советлары регламентларына үзгәрешләр керттеләр.

Баулыда муниципаль әһәмияттәге сәнәгать мәйданчыгын булдыру планлаштырыла. Ул коммерция белән бәйләнеше булмаган, эшмәкәрләргә ярдәм итүне максат итеп куючы оешма булачак. Инвестицион-гарантия фонды һәм эшмәкәрлеккә күрсәтелүче ярдәм турында газетабызның киләсе саннарының берсеннән укып белергә мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев