Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Баулы районында аракы азрак, шикәр күбрәк сатыла башлады

Дүшәмбе көнне Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллин оешмалар җитәкчеләре белән атналык киңәшмә үткәрде.

Узган атна йомгаклары сөенерлек дип әйтеп булмый. Россия МВДсының Баулы районы буенча бүлеге начальнигы Ринат Билаловның хәбәр итүенчә, җинаятьләр саны артуы күзәтелә. Җаваплылык катгыйлануына да карамастан, кайбер шофёрларның һаман да руль артында исерек килеш йөрүләре аеруча хафага сала. Атна дәвамында шундый 6 очрак теркәлгән. Юлларда үлем-китем дә арта - узган атнада авариядә тагын бер кеше һәлак булды.
Аракыга бәяләрнең артуына җавап итеп, кайбер кешеләр көмешкә кайнатуны һәм законсыз рәвештә контрафактлы исерткеч эчемлекләр сатуны активлаштырдылар.
- Анализ районда легаль алкогольле эчемлекләрне сатуның сизелерлек кимүен, ә шикәр сатуның артуын күрсәтте, - дип билгеләп үтте Альберт Хәбибуллин. Ул хокук саклау органнарына контрафактлы исерткеч сату белән шөгыльләнүче кешеләрне җавапка тарту эшен көчәйтергә күрсәтмә бирде. Районда соңгы ике ай эчендә генә дә 4 мең шешәдән артык ялган аракы алынуын әйтеп үтәргә кирәк.
Тормышны тәэмин итүче хезмәтләренең авария шартларындагы эшчәнлегенә район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина "өчле" куйды.
- Якшәмбе көнне кичен давыл нәтиҗәләрен бетерергә, ашыгыч рәвештә хастаханәне һәм торак йортларны электр белән тәэмин итүне торгызырга кирәк иде, ләкин кайбер җитәкчеләрне без озак таба алмадык, - диде ул һәм ваемсыз начальниклар җавапка тартылачагы турында кисәтте.
Район башлыгы җитәкчеләрнең һәм депутатларның игътибарын ТР президенты Рөстәм Миңнехановның мәктәпләргә ярдәм күрсәтергә чакыруына юнәлтте.
- Һәрбер җитәкче үзе тәмамлаган мәктәпкә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтә ала. Мәктәбегезгә барыгыз, аның ничек яшәве, нәрсәгә мохтаҗ булуы белән кызыксыныгыз, - диде Альберт Хәбибуллин һәм барысын да мәктәпләргә даими ярдәм итүче җитәкчеләрдән үрнәк алырга чакырды.
Киңәшмәдә шулай ук терлек азыгы хәзерләү, балалар мәйданчыкларын төзекләндерү, юлларны ремонтлау, ишегалларында һәм чүп контейнерлары мәйданчыкларында тәртип урнаштыру, күп фатирлы торак йортларда һәм бюджет учреждениеләрендә җылылык сезонына хәзерлек мәсьәләләре тикшерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев