Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Альберт Хабибуллин: Мәдәният хезмәткәре көне белән!

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре һәм кадерле ветераннар!

Мәдәният хезмәткәрләренең күпкырлы иҗаты һәм көндәлек эшләре ярдәмендә районыбызда һәм шәһәребездә мәдәният сәясәте тормышка ашырыла, җәмгыятебезнең рухи байлыклары саклана. Халык иҗаты фестивальләрне һәм милли бәйрәмнәрне үткәрү матур бер традициягә әверелде, милли мәдәният яңарыш кичерә.

Сезне һөнәри бәйрәмегез - мәдәният хезмәткәре көне белән ихлас күңелдән тәбриклим! Игелекле хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз һәм үз эшчәнлегезгә тугрылыгыгыз өчен сезгә чиксез рәхмәтемне белдерәм. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек, оптимистлык рухы, яңа идеяләр, район мәдәниятен үстерүгә керткән җаваплы һәм катлаулы хезмәтегездә иҗади казанышлар телим.

А.Г.ХӘБИБУЛЛИН,

Баулы муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев