Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулы районы Татар Кандызы мәктәбендә розалар утырттылар

    Кандыз авылында яңа матур традициягә нигез салынды.

    9нчы сыйныф укучылары быел мәктәп тирәсенә купьеллык чәчәкләр (розалар) утырттылар, дип хәбәр итә ВКонтакте социаль челтәрендәге «Кандыздан без!» төркеме.

    «Бу традиция ел саен дәвам итәр дип ышанабыз. Мәктәбебез шау чәчәккә күмелсен, гөлләр күңелләребезне иркәләп, күзләребезне ял иттерсен иде. Барыгызны да якынлашып килуче "Сонгы Кыңгырау" бәйрәме белән котлыйбыз!» - дип язылган әлеге хәбәрдә.

    Фото: Миләүшә Хәлиуллина, «Кандыздан без!», vk.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: