Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Баулының Туган як музее күргәзмәгә чакыра

Баулының Туган якны өйрәнү музеенда “Гасырлар аша” дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәдә төрле милләттән булган 33 рәссамның эшләре урын алды. Күргәзмә Идел буе Болгарстанында Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга да багышланды.

 

Күргәзмә ачылышы балалар сәнгать мәктәбенең Айгөл Вәлиуллина җитәкләгән “Камертон” скрипкачылары ансамбле чыгышы белән башланып, музейның фәнни хезмәткәре Кадрия Гыймазованың кереш сүзе белән дәвам итте.

Килгән кунаклар арасында Татарстан рәссамнар берлеге вәкиле, танылган рәссам Камил Ибраһимов та бар иде. Ул республиканың рәссамнар берлегенең сәламләү сүзләрен җиткерде, күргәзмә тарихы хакында сөйләде.

 

Күргәзмәгә килгән кунакларны мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзия Моратова да сәламләде. Ул рәссам Камил Ибраһимовка рәхмәт сүзләрен җиткерде, рәхмәт хаты тапшырды.

– Сез ил буйлап, шул исәптән Баулыда да зур эшләр башкарасыз. 2022 нче елда безнең Туган якны өйрәнү музеенда “Чистай: Яңарыш” һәм “Гасырлар аша” дип исемләнгән күргәзмәләрне оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм күрсәттегез, – диде Рәмзия Моратова рәссамга мөрәҗәгать итеп. – Баулы шәһәре башкаладан ерак урнашуга карамастан, баулылар рәссамнар берлеге эше нәтиҗәсендә, югары сәнгать әсәрләре белән танышып, рәссамнар белән һәрдаим очрашып тора.

Баулылы, укытучы ветеран Әнисә Биктимерова да килгән кунакларга, рәссамнарга рәхмәтен әйтте. Ул истәлек итеп, бер гасырлык тарихы булган борынгы ашъяулык бүләк итте. Ә ашъяулыкка куеп күчтәнәч тапшырды. Әнисә апа өлкән яшьтә булуына карамастан, музейда оештырылган бер генә күргәзмәне дә читләп үтми.

Болгар дәүләте Исламны дәүләт дине буларак кабул итүенә 1100 ел тулу, Изге Болгар җирлегендә бые узган җыен хакында кыскача Баулы районы имам мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов сөйләп үтте.

Тантаналы ачылышны Римма Яруллина җитәкчелегендәге “Инсаният” ансамбле тагын да күркәмрәк итте. Алар мөнәҗәтләр укып ишеттерде.

–Идел буе халыкларының тормыш-көнкүрешен, яшәешен без рәссамнар күзлеге аша күрәбез, – дип сөйләде Кадрия Гыймазова. – Татарстан рәссамнар берлеге дә республикабыз кебек үк күп милләтле. Әлеге күргәзмәдә без төрле милләт рәссамнарының Ислам диненә карашы нинди булуын да күрәбез.

Күргәзмәне караган балалар сәнгать мәктәбе укытучылар һәм укучылары да үз фикерләре белән уртаклашты.

“Гасырлар аша” дип исемләнгән күргәзмә белән баулылар бер ай дәвамында хозурлана ала.

Бу хакта тулырак Баулы телевидениесендә карарга мөмкин.

 

Фото автордан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев