Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулыга татар язучылары килә

    29 июль көнне 14 сәгатьтә Баулы шәһәренең үзәк китапханәсендә Татарстан язучылар берлеге белән очрашу узачак.

    Бу очрашуда Әлмәт төбәгендә яшәп иҗат итүчеләр шагыйрә Клара Булатова һәм язучы Әхәт Хәбибуллин катнашуы көтелә.

    Әлеге чара Әдәбият елына, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә нигез салынуның 150 еллыгына һәм сайлау алды кампаниясенә багышлана, дип хәбәр итә Баулы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы сайты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: