Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Баулы агроколледжы мастерлары грант отты

Алар хәзер, хезмәт хакларына өстәп, ел дәвамында ай саен җидешәр мең сум акча алачаклар.

"Иң яхшы мастер" конкурсын Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы әле беренче тапкыр гына үткәрде. Аның максаты - талантлы һәм иҗади эшләүче производствога укыту мастерларын ачыклау һәм аларга ярдәм итү, әлеге һөнәрнең абруен күтәрү, республиканың һөнәри белем бирү системасы һәм республика икътисады арасында элемтәне көчәйтү.

Яшь буынга тәҗрибәләрен җиткерүче эретеп ябыштыручылар, тракторчылар, пешекчеләр, кулинарлар һәм үз эшенең башка осталары, һөнәри дәрәҗәләрен исбатлап, җитди сынау үткән. Республиканың кырык ике мәгариф учреждениесе тәкъдим иткән йөз унбиш катнашучының җитмеше оештыру комитеты тарафыннан сайлап алынган.

Конкурсның беренче туры урыннарда узды - грантлар конкурсында катнашу өчен, белем бирү учреждениеләре җитәкчелеге тарафыннан производствога укыту мастерлары сайлап алынган. Баулы аграр колледжында Ләйлә Канипова, Евгений Алпутов һәм Михаил Флигентов исемнәренә тукталганнар.

Конкурсның икенче этабында катнашучылар жюри комиссиясенә үз портфолиоларын тәкъдим иткән. Һәм, ниһаять, өченче йомгаклау этабында конкурста катнашучылар мәгълүмати-компьютер һәм педагогик белемнәренә компьютер тесты үткән. Баулы аграр колледжының барлык өч мастеры да, югары баллар җыеп, грантка ия булган.

Грантка лаек булучыларның берсе - авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинистларын производствога өйрәтү мастеры Евгений Алпутов педагогикага 36 ел гомерен багышлаган. Евгений Григорьевич җиңүгә өметнең һәм омтылышның шактый ук көчле булуын тануын белдерә.

- Элек, минем хәтерләвемчә, дәүләт тарафыннан мондый ярдәмнең оештырылганы булмады. Производствога укыту мастерларының хезмәт хаклары югары түгел, ә мондый грантлар тапшырыла икән, - бу инде зур эш, - дип уртаклашты ул үз фикере белән.

Грантка лаек булучыларның тагын берсе - производствога укыту мастеры Ләйлә Канипова укучыларны сигез ел кулинарлык эшенә өйрәтә. Ул конкурста бик теләп катнашкан:

- Уку йорты данын яклау җаваплы эш, - ди мастер. - Үз көчеңне сынап карау, коллегалар белән аралашу да кызыклы булды.

* * *

Яшь кадрларны һөнәри белем өлкәсенә җәлеп итү өчен, Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы тагын бер чара - "Яңа мастер" конкурсы оештырды. Республиканың егерме өч учреждениесеннән утыз яшь мастер финалга чыккан. Алар арасында Баулы аграр колледжының яшь мастеры Айнур Сәлимшин да бар. Ул Бөгелмә аграр колледжын тәмамлаган, аннан соң Ютазы районында үзенең туган авылында эшләгән. Хәзерге вакытта укуын читтән торып дәвам итә һәм яңа уку елыннан Баулы аграр колледжында укыта - тракторчы-машинистлар әзерли. Яшь мастерга остаз итеп Евгений Алпутовны билгеләгәннәр. Айнур әйтүенчә, мастер үз тәҗрибәсе белән бик теләп уртаклаша, аңа кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтә.

Конкурска әзерләнергә Айнурга колледж директорының укыту-производство эше буенча урынбасары Гөлия Мөхәммәтҗанова ярдәм күрсәткән.

- Мондый конкурста катнашу - җаваплы эш, бик дулкынландым, - ди Айнур. - Миңа, яшь мастерга грант яулау - олы ярдәм. Моңа бик сөендем.

Без яшь мастерның киләчәккә планнары белән дә кызыксындык. Ул укуын тәмамларга һәм бердәм, хезмәт сөючән аграр колледж коллективында педагогик эшчәнлеген дәвам итәргә уйлый.

Айгөл Идиятуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев