Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Ачы” һәм “Баллы” баллар

Унберенче сыйныфны тәмамлаучы егет һәм кызларның чыгарылыш кичәләренә әзерләнү мәшәкатьләре белән йөргән чаклары. Әмма БДИ белән бәйле өметләре акланмау кайберәүләренең күңелен шактый төшерде.

Төп фәннәрнең берсе - рус теленнән уртача балл быел үткән елдагыдан сизелерлек югары - 66,16 (2012 елда - 60,9), әмма без барыбер республикадагы уртача күрсәткечтән артта калабыз, ул быел 67,2 тәшкил итә. Имтиханны барлык укучылар да биргән. Ә менә математикадан 3 укучының баллары икелелек кенә булган. Алар БДИны 19 июнь көнне киредән тапшырдылар. Бу фәннән иң яхшы нәтиҗәгә 3нче мәктәп укучысы Альбина Гаязова ирешкән (83 балл).
Тарих фәнен 24 укучы сайлап алган, уртача балл республика саныннан калыша - 60,13 (ТРда 62,9). Иң күп баллны 7нче мәктәп укучысы Артем Козлов җыйган (93).
Информатика буенча иң югары баллны 2нче мәктәп укучысы Луиза Яруллина алган (81), имтиханны 6 укучы тапшырган. Бу фәннән район күрсәткече (71,5) республиканыкыннан бераз күбрәк (71,05).
Инглиз теленнән быел рекордлы күрсәткечкә ирешкәннәр. Бу фәнне тапшырган 6 укучы уртача 85,4 балл җыйган (былтыр 61 булган).
Физиканы 45 укучы сайлап алган, уртача күрсәткеч 60,8 балл. Иң күп баллны Әмир Салихов туплаган (94 балл).
Биология фәнен сайлап алган 28 укучының 2се өчен имтихан, ни кызганыч, күңелсез тәмамланган, алар өчлелек тә балл җыймаганнар. Шуңа күрә райондагы уртача балл (60,39) республиканыкыннан (65,8) сизелерлек ким. Иң яхшы күрсәткечкә 6нчы мәктәптән Лилия Сәхибуллина ирешкән (82 балл).
2013 елгы БДИның гомуми йомгагы калган имтиханнар нәтиҗәләре билгеле булгач ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев