Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Баулы җырчылары “Җырлыйк әле!” тапшыруында катнаша

Баулы районы үзешчән сәнгать осталары иртәгә Казан шәһәренә "Җырлыйк әле" телевизион тапшыруында чыгыш ясарга бара.

"Яңа Гасыр" каналыннан атна саен күрсәтелә торган "Җырлыйк әле!" тапшыруы телевизор караучылар арасында бик популяр. Республикабыз районнарында яшәүче үзешчәннәр "Җырлыйк әле"не иҗади отчёт итеп кабул итәләр. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге тапшыруда барлык катнашучылар да тере тавышка җырлый.

Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты директоры Тәгъзимә Гозәерова әйтүенчә, "Җырлыйк әле"дә катнашачак үзешчән сәнгать осталарын тапшыруның авторы, мөхәррире Нәҗип Бәдретдинов үзе Баулыга килеп, сайлап алган. Районыбыз данын якларга 17 якташыбыз барачак. Алар арасында балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче Миләүшә Миңнушина, Динара Шакирова, Камилә Субаева, Камилла Гыйләҗева (җитәкчеләре - Рифкать Вәлиев), Земфирә Нәгыймуллина, Фәнзия Галләметдинова, Шәрифҗан Таһирҗанов, Саҗидә Әхмәтҗанова, Руслан Сәетов, Илфат Галимҗанов һәм районыбызның башка солистлары бар. Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында эшләүче гармунчылар триосы да район данын якларга Казанга юл тотачак.

Репертуарга килгәндә, тапшыруның шартлары буенча, татар халык җырлары, ретро җырлар, туган як турындагы җырлар башкарылырга тиеш.

"Җырлыйк әле"дә райондашларыбыз Азнакай районы җырчылары белән көч сынашачак. Тапшыру 9 мартта Казанда Яңа гасыр телерадиокомпаниясе студиясендә төшерелә. Ә апрель аенда якташларыбыз катнашындагы программа тамашачылар хөкеменә тәкъдим ителер дип көтелә.

Райондашларыбызга хәерле юл, уңышлы чыгышлар теләп калыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев