Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Баулы шагыйренең икенче китабы дөнья күрде

Район үзәк китапханәсендә яшь язучы Валерий Степановның "Душа моя романтикой полна" дип аталган бенефисы үткәрелде.

Яшь шагыйрь Валерий Степановның иҗатына багышланган чарага аның танышлары, дуслары, туганнары һәм районның хөрмәтле кешеләре җыйналды.

Аның остазы һәм якын дусты, Баулы шәһәре һәм районы эчке эшләр бүлеге начальнигының элекке урынбасары Пётр Зотагин сөйләвенчә, Валерий Степанов кечкенәдән үк шигырьләр яза башлый. 1998 елда ул "Вдохновение" рус шигъриятен сөючеләр клубы әгъзасына һәм Баулы үзәк китапханәсенең актив укучысына әверелә. Ул анда кызыклы язмышлы кешеләр белән очраша. 1999 елда "Алтын каләм" балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр район фестивалендә катнаша һәм "Борис Полевой" теплоходында узган фестивальдә районыбыз данын яклый. 2007 елда аның "Стихи романтика" шигырьләр җыентыгы, ә 2013 елда "Прилив стихов, как бурный водопад" китабы басылып чыга.

Үзенең икенче җыентыгын ул хәрби җитәкчеләргә, диңгезчеләргә Баулының күренекле кешеләренә, актёрларга, җырчыларга һәм дусларына багышлаган. Автор үзенең шигырьләрен рухланып, дәртләнеп укыды, тамашачылар аны игътибар белән тыңладылар, көчле алкышлар бүләк иттеләр. Аның Пётр Зотагинга багышланган "Легендарная личность Бавлов" шигыре барысының күңеленә аеруча хуш килде.

Валерийны икенче китабы белән "Вдохновение" клубына йөрүчеләр, шул исәптән клуб президенты Геннадий Беляев, бенефиска килгән кунаклар, коллегалары һәм туганнары тәбрикләде. Котлаулар җырлар, бүләкләр тапшыру белән үрелеп барды.

Китап авторы турында күп кенә яхшы фикерләр яңгырады.

- 29 яшьтә икенче китабыңны чыгару - бик зур, мактауга лаек казаныш, - дип билгеләп үтте Пётр Зотагин.

- Әлбәттә, спонсорлар, клуб әгъзалары, дуслар да ярдәм итте, - дип өстәде яшь шагыйрь.

Валерий Степановның бенефисы уңышлы узды. Ахырдан авторга, шундый эчтәлекле кичәсе өчен, рәхмәт белдерделәр, аңа киләчәктә дә иҗади уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев