Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Баулыда якташыбыз Ганс Сәйфуллиның иҗат кичәсе узды

Якташыбыз, Татарстанның халык артисты, баянчы-композитор Ганс Сәйфуллин иҗат концерты белән кабат туган ягына - Баулыга кайтты.

Моннан шактый еллар элек аның белән бер сөйләшү хәтергә кереп калган.
- Әгәр дә яшьлегемдә язмыш мине Баулыда укытучы булып эшләүче Мәгъсүм Латыйфуллин белән очраштырмаса, мин, мөгаен, бөтенләй башка юлны сайлаган булыр идем, - дигән иде ул.
Баулыдагы музыка мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул үзенең беренче "Гөлләрем", "Ул кайтыр" җырларын нәкъ менә аның сүзләренә иҗат итә. Шул көннәрдән алып, олы сәхнә турында хыялланып яши. Сәләтле баянчы икәнлеген күреп алып, егетне татар Дәүләт филормониясенә чакыралар. Ул чорларда Ганс күренекле җырчылар Фәридә Кудашева һәм Зифа Басыйрова белән эшләү бәхетен татый.
Еллар уза. Кайчандыр Баулы урамнарында малайлар белән "якалашып" үскән егет, 1962 елда халкыбызның сөекле җырчысы Фәридә Кудашева белән бергә туган якларына гастрольләргә әйләнеп кайта. 35 яшендә Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек була. Халык арасында "Туган авылым урамы", "Акбүз атым", "Җәйге урман" һәм башка җырлары белән популярлык казана. Якташыбызның иҗаты хәтта Америка татарларына да таныш, алар аның "Күрәсем килгән иде" җырын аеруча яратып тыңлыйлар икән.
Әлеге җырларның кайберләре Баулы мәдәният йорты сәхнәсендә ком-позиторның иҗат кичәсендә дә яңгырады. Ул Ганс Сәйфулинның якташыбыз Сәгыйть Әхмәтҗанов сүзләренә иҗат ителгән "Баулы тавы" җыры белән ачылды. Аны халкыбызның яраткан легендар җырчысы Закир Шаһбан шәһәребезнең җырчы сандугачы Саҗидә Әхмәтҗанова белән бергәләшеп башкарды.
Филүзә Әхмәрованың якташыбыз Фәнис Яруллин сүзләренә язылган "Кызылъярым", "Мин нишләрмен, сине югалтсам", Фәйрүзә Сибгатуллинаның Шәмсия Җиһангирова сүзләренә язылган "Бәхет чишмәсе", "Серле мәхәббәт" җырлары да кабатланмас мизгелләр бүләк итте. Концерта шулай ук мәдәният йорты баянчысы Зәйтүн Миллаянов та катнашты.
Иҗат кичәсен республикабызның нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев