Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Якташ бүләге

Үткән атнада Яңа Чүте халкы һәм күрше авыллардан килгән тамашачылар хозурланып Казан артистлары концертын карадылар. Концертны Яңа Чүте авылында туып-үскән баянчы, автор-башкаручы Нияз Сафиуллин оештырган. Аның белән бергә бу кичне шулай ук сеңлесе Гөлназ, артистлар Вадим Захаров, Рафил Җәлалов, Айдар Галиәсгаров чыгыш ясаган. Һәрбер номерны тамашачылар алкышларга күмгәннәр. Концертка керү...

Үткән атнада Яңа Чүте халкы һәм күрше авыллардан килгән тамашачылар хозурланып Казан артистлары концертын карадылар.
Концертны Яңа Чүте авылында туып-үскән баянчы, автор-башкаручы Нияз Сафиуллин оештырган. Аның белән бергә бу кичне шулай ук сеңлесе Гөлназ, артистлар Вадим Захаров, Рафил Җәлалов, Айдар Галиәсгаров чыгыш ясаган. Һәрбер номерны тамашачылар алкышларга күмгәннәр. Концертка керү түләүсез булган.
Гөлназ Сафиуллина сүзләре буенча, якташларына шундый бүләк ясау идеясе әти-әниләре Рамил һәм Зәрия Сафиуллиннарның гаилә коруларына 30 ел тулу, гыйнвар аенда әниләре туган көнен билгеләп үтүе уңаеннан барлыкка килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев