Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Зирәкләр һәм тапкырлар көч сынашты

Яшь интеллектуалларның чираттагы очрашуы Баулы шәһәренең якынлашып килүче 15 еллык юбилеена багышланды.

Брейн-ринг уенының оештыручысы булган үзәк китапханә теманы "Баулы - талантлар йолдызлыгы" дип билгеләде һәм аны Баулы эшчеләр посёлогына республика әһәмиятендәге шәһәр статусы бирелүгә 15 ел тулуга багышлады.
Дөрестән дә, төбәгебез талантларга бай. Биредә шагыйрьләр һәм язучылар, рәссамнар һәм спортчылар, композиторлар һәм җырчылар туып-үскән һәм илһам алган. Аларның исемнәре төбәгебезне данлый. Күренекле якташларыбыз кайда гына яшәсә дә, төрле буын баулылылар аларны хәтерләрендә саклаячак һәм горурланачак. Ә брейн-ринг кебек чара үсеп килүче яшь буынны күренекле якташларыбызның иҗаты һәм казанышлары белән таныштыруның бер формасы булып тора. Укучыларга уенга әзерләнергә педагоглар һәм китапханәчеләр ярдәм итә. Соңгы очрашуның темасына килгәндә, бик күп файдалы һәм кызыклы мәгълүматларны безнең район газетасыннан да табарга мөмкин иде, чөнки аның битләрендә танылган якташлар турында материаллар еш басыла.
Гадәттәгечә, шәһәрдәге барлык мәктәпләр һәм аграр колледж интеллектуаллары командалары катнашкан уенны Баулы шәһәре һәм районы почётлы гражданнары Марсель Мөхәммәтшин, Иван Саблин, Михаил Александров кызыксынып күзәтте. Бу юлы да уенны мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзия Моратова алып барды.
Җавап бирүләренә караганда, барлык командалар да уенга яхшы әзерләнгәннәр, аларның Баулы төбәгенең күренекле шәхесләре турындагы белем багажы арткан. Ә сорауларның төрлесе яңгырады: Баулы турында җыр, китап ав-торларын, якташларыбыз турында биографик фактларны, конкрет даталарны атарга.
Биш раундтан соң финалга 3нче һәм 7нче мәктәп зирәкләре чыкты. Җиңү өчен көрәш авыр булды, ике көчле команда, бер-берсенең үкчәсенә басып, бе-ренчелеккә омтылды. Нәтиҗәдә, 7нче мәктәп командасы (команда капитаны - Дарья Якунина, тренерлар - милли тәрбия буенча директор урынбасары Роза Абдрахманова һәм мәктәп китапханәчесе Җәвидә Садыйкова) алга чыкты. Җиңүче командага "Баулынефть" идарәсе профсоюз комитетының биш мең сумлык призы тапшырылды.
Брейн-ринг уеннары Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллин пат-ронажы белән үтә. Аның махсус призы (энциклопедия) бу уенның иң зирәк һәм тапкыр катнашучысы булган Лия Хәмидуллинага (3нче мәктәп) тапшырылды.
Гадәттәгечә, тамашачылар катнашында да уен булды. Тиз һәм дөрес җавап биргән өчен, оештыручыларның призларына 5нче мәктәп укучысы Алия Вәлиуллина һәм 6нчы мәктәптән Зилия Әһлиуллина лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев