Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Вильям Шекспирны да уздырулары бар

Республика масштабларындагы "Инглизчә сөйлибез һәм җырлыйбыз" дип исемләнгән конкурска 2009 елда нокта куелды, ә менә Баулы районында ул елдан-ел популярлаша бара.

Быел 5нче мәктәптә узган "We speak and sing English" конкурсында шәһәрнең барлык мәктәпләре һәм җиде авыл мәктәбенең 1-11нче сыйныфлар укучылары 41 номер күрсәттеләр. Алар аерым да, төркемнәр белән дә җырладылар, сәхнәләштерелгән күренешләр белән чыктылар, шигырьләр укыдылар, ә 2нче мәктәпнең 6А сыйныфы укучылары мюзиклга алынырга батырчылык иттеләр. Сюрприз-чыгышлар да булды: балалар музыка мәктәбе укучылары тамашачыларга инглиз телендә "Нежность" җырын, ә 2нче мәктәп укучылары француз телендә җыр бүләк иттеләр.

- Безнең конкурста шулкадәр чыгышлар һәм мондый жанр төрлелеге моңа кадәр булганы юк иде әле, - диде безгә инглиз теле укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе һәм жюри рәисе Лилия Булатова. - Шуңа күрә без өч яшь төркеме һәм биш номинация буенча нәтиҗә ясадык, лауреатларны һәм дипломантларны билгеләдек. Шунысы куанычлы, авыл мәктәпләре дә елдан-ел активрак катнаша башладылар. Мәсәлән, быел Поповка, Алексеевка, Александровка, Татар Кандызы, Татар Томбарлыс Исергәп, Кызылъяр авыллары балалары да килделәр. Башлангыч сыйныф укучылары да сөендерде, мәсәлән, 5нче мәктәпнең 1А сыйныфы укучылары, әлегә дәресләрдә инглиз теле кермәсә дә, инглизчә ике җыр өйрәнгәннәр.

Конкурста түбәндәге укучылар җиңү яуладылар: "Ялгыз җырлау" номинациясендә башлангыч буында - 1нче мәктәптән Азалия Идиятуллина (укытучы Раушания Кәрибуллина), 5-9 сыйныфлар арасында - 6нчы мәктәптән Анастасия Филиппова (Наҗия Хәйретдинова), 10-11нче сыйныфлар арасында- 4нче татар гимназиясеннән Эльвира Моталлапова (Рузалия Ганиева); "Бенд-җырлар" номинациясендә башлангыч буында - 5нче мәктәпнең 1А сыйныфы укучылар төркеме (Гөлфия Фәткуллина), 5-9 сыйныфлар арасында - Александровка мәктәбе укучылар төркеме (Светлана Арысланова), 10-11нче сыйныфлар арасында - 2нче мәктәпнең 10нчы сыйныф укучылары төркеме (Раушана Никонорова); "Сәхнәләштерелгән күренеш" номинациясендә башлангыч буында - 7нче мәктәпнең 4А сыйныфы укучылар төркеме (Лилия Йосыпова), 5-9нчы сыйныфлар арасында - 4нче татар гимназиясе укучылар төркеме (Гуля Сучкова); "Шигъри күренеш" номинациясендә башлангыч буында - 5нче мәктәптән Ленара Әхмәдиева (Айсылу Рәхимова), 5-9нчы сыйныфлар арасында - 4нче татар гимназиясеннән Фәридә Сәлимова (Альбина Шәрәфетдинова); 10-11нче сыйныфлар арасында - 2нче мәктәптән Илдар Галиуллин һәм Диана Шәйхетдинова (Раушана Никонорова, А.Твардовскийның "Көт мине" шигыре); "Мюзикл" номинациясендә - 2нче мәктәпнең 6А сыйныфы укучылар төркеме (Гүзәл Галиева).

"Инглизчә сөйлибез һәм җырлыйбыз" район конкурсында I дәрәҗә лауреат исемен яулау өчен 5нче мәктәпнең 1А сыйныфы укучыларына туган мәктәп диварлары ярдәм иткәндер. Бәлки аларга бәхет турында укытучылары Гөлфия Фәткуллина дөрес итеп сайлап алган "If you are happy…" ("Әгәр сез бәхетле икән...") җыры уңыш китергәндер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Баулы