Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Урыстамакта чыгарылыш кичәсе

Баулы районында чыгарылыш кичәсен беренчеләрдән булып Покровский Урыстамак авылында үткәрделәр.

Быел мәктәпне 2 егет һәм 5 кыз тәмамлады. Аларның өчесе укырга Николашкино авылыннан килеп йөрделәр. Хәзер иәктәптә тулы көченә капиталь ремонт эшләре алып барыла. Ләкин бу мәшәкать мәктәп белән хушлашу бәйрәмен матур итеп үткәрергә комачауламады. Күп кенә әниләр бәйрәмчә киенгән һәм инде тагын да үсебрәк киткән балаларының сәхшәдә өлгерчәнлек аттестатлары алган вакытта күз яшьләрен тыя алмадылар.

Чыгарылыш укучыларын район башкарма җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Хәмидуллин, авыл җирлеге башлыгы, хуҗалык җитәкчесе, педагоглар ата-аналар тәбрикләде. Тантаналы өлеш вальс белән тәмамланды, чыгарылыш укучылары аңа әти-әниләрен чакырдылар.

Калган рәсменәрне моннан карый аласыз: http://vk.com/wall-33383487_1043

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев