Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Стресска каршы чара бар

Нәниләрнең балалар бакчасына ияләшүе газаплы бер сынауга әверелмәсен өчен, түләүле адаптацияләү төркемнәре оештырыла.

Безнең илдә соңгы елларда мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә эшнең яңа формалары кертелә. Мәсәлән, гомумбелем учреждениеләре каршындагы мәктәпкәчә төркемнәр, гаилә балалар бакчалары оештырыла. Адаптация төркемнәре дә шул исемлектә. Баулыда алар беренче тапкыр 2009 елның мартында 4нче "Ромашка" балалар бакчасы (мөдире В.Козлова), аннан соң 12 нче "Алтынчәч" балалар бакчасы (Р.Сәлимшина) каршында ачылганнар.
- Балаларны бакчага биргәндә, ата-аналар, әлбәттә, борчылалар. Кагыйдә буларак, яңа шартларга эләккән бала көчле стресс кичерә. Мондый хәлнең невротик реакцияләргә (көйсезләнү, курку, ашаудан баш тарту) китерүе ихтимал, - ди Валентина Козлова. - Балалар бакчасына урнашканчы бала адаптация төркеменә йөрсә, барысы да җиңел уза. Ата-аналар үзләре яисә баланың якын кешеләре занятиеләргә йөриләр, барлык процессларда актив катнашалар. Бу төркем шуңа күрә "Бала белән бергә" дип атала. Моннан тыш, балалар бакчасы өчен өстәмә акча эшләү мөмкинлеге ачыла, ә бу исә заман шартларында безнең өчен аеруча әһәмиятле. Мондый төркемдә атнасына ике сәгать булу (шимбә көннәрендә) ата-аналарга әлегә аена 350 сумга төшә. 2009-2010нчы уку елында ике төркем, барлыгы 22 ата-ана җыелды.
"Ромашка" тәрбиячесе Т.Карачарова (рәсемдә уңнан беренче) быел мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең август конференциясе секция утырышында үзенең адаптация төркемендәге эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Тәнзилә Кәшиф кызы безгә болай дип сөйләде:
- Нәниләрне балалар бакчасына әзерләү белән мин ике ел шөгыльләнәм. Элек без ата-аналар белән килешүне язның өч аена гына төзи идек. Быел октябрь уртасыннан апрельгә кадәр бер яшьтән өч яшькә кадәрге балалар белән эшләргә ниятлибез. Без балаларны гигиена кагыйдәләренә өйрәтәбез, төрле уеннар, сөйләмне үстерү, сынлы сәнгать, физкультура сәгатьләре (Г.Григорьеваның "Кроха" гомумроссия программасы буенча) үткәрәбез. Балалар бакчадагы шартларга, башка балаларга һәм өлкәннәргә акрын гына, артык авырлыксыз күнегәләр. Мондый занятиеләрнең гомуми үсеш өчен дә файдасы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев