Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Премияләргә баулылылар гына лаек булды

Чуваш шагыйре Петр Хузангайның туган ягы - Әлки районының Сиктер-Хузангай авылында үткәрелгән "Уку отличниклары слёты"нда Баулы вәкилләре дә катнашты.

Бу слёт ел саен үткәрелә, быел аны Татарстан Республикасында чуваш милли-мәдәни автономиясе (ЧНКА в РТ), ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясы, ТР Иҗтимагый палатасы оештырды. Әлеге чара бөек чуваш мәгърифәтчесе Иван Яковлевның тууына 165 ел тулуга багышланды.

Алексеевка мәктәбе укучылары Максим Осипов, Елизавета Маленкова һәм Алексей Потапов слёт делегатлары булу бәхетенә ирештеләр.

- Безнең делегация анда кунаклар сыйфатында гына бармады. Укучылар слётка "Безнең авылда мәктәп барлыкка килүгә Иван Яковлевның педагогик мирасы йогынтысы" дигән темага чыгыш әзерләделәр. Алар зур тикшерү эшләре башкардылар - Иван Яковлевның тормышын һәм иҗатын, аның мәгърифәтчелек хезмәтләрен өйрәнделәр, авыл тарихына, мәктәп төзелеше материалларын үз эченә алган төрле архив документларына мөрәҗәгать иттеләр. Балалар укытучы ветераннар һәм авылның өлкән яшьтәге кешеләре белән Алексеевка мәктәбе тарихы турында әңгәмә кордылар, аларның истәлекләрен язып алдылар. Ә гомумиләштерелгән материал слётта тәкъдим ителде, анда катнашучыларның барысы да чиста чуваш теленә һәм безнең укучыларыбызның иҗади чыгышларына сокландылар, - дип сөйләде безгә укучыларны слётка алып барган Алексеевка мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Осипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев