Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәпләрне капиталь реомнтлауга һәркем күзәтчелек итә ала

Капиталь ремонт барышында күпме акча тотылуын интернеттан файдаланучы һәрбер кеше күрә ала.

Май аенда Татарстанда 30 елдан артык эшләп килгән гомумбелем учреждениеләренә капиталь ремонт эшләре старт ала.

Өч ел гамәлдә булачак президент программасы буенча 787 мәктәпне яңарту планлаштырыла. Агымдагы елда программага 154 мәктәп кертелгән, 1 млрд. 548,5 млн. сум бүлеп бирелгән. Баулы районында әлеге программа буенча Баулы шәһәренең 1нче мәктәбе һәм Покровский Урыстамак мәктәбе ремонтланачак.

Мәктәп капремонты барышында финанс кимчелекләренә юл куймау өчен, республика җитәкчелеге социаль әһәмияттәге дәүләт заказын тулысынча үтә күренмәле итүне максат итеп куйды. Подрядчылар өчен мәҗбүри шартлар билгеләнде: барлык килешүләр дә ЭТИС республика элеткрон сәүдә мәйданчыгында эшләнергә тиеш (www.tattis.ru). Әгәр дә подряд оешмасы әлеге шартны үтәмәсә, аңа акча бөтенләй бирелмәячәк.

Һәрбер кеше подрядчының ремонт өчен нәрсә, кайда һәм күпмегә сатып алуын ЭТИС сайтында күзәтеп бара ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев