Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Хатын-кыз бәхете

Ана бәхете иҗади эш өчен көч һәм энергия бирүче рухи чыганак булып тора.

Бала тәрбияләү буенча төп бурыч анага йөкләнгән, ә куелган тырышлыкның тәмен табу өчен гаиләдә дә, шулай ук эштә дә уңай шартлар булуы кирәк. Минем язмамның герое 9нчы санлы балалар бакчасының югары квалификацияле музыка җитәкчесе, ике баланың - Полина һәм Артемның әнисе Галина Зайкинская. Ул балаларга музыка тәрбиясе бирү, аларның иҗади сәләтләрен үстерү мәсьәләсендә педагогик коллективның һәм ата-аналарның эшен координацияли, массакүләм чараларны оештыруда һәм үткәрүдә катнаша. Аның кул астында тәрбияләнүче балалар ел саен "Йолдызлар яңгыры" район конкурсында катнашалар һәм призлы урыннарны яулап киләләр. Ул үзе тәрбияләгән Карина Хәләпова, Артур Нәфыйков, Катя Ипполитова, Настя Бутаева, Артем Зайкинский, Лилия Дәүләтова, Алина Теплова, Элина Газизуллина өчен горурлык хисе кичерә. Аның коллектив белән уртак эше балалар бакчасына "Туган тел чишмәләре" район театр фестивалендә берничә тапкыр җиңү яуларга мөмкинлек бирде.
Методик советлар эшендә катнашып, Г.Зайкинская үз тәҗрибәсен башкалар белән уртаклаша һәм даими рәвештә белемен арттыру өстендә эшли. Ул үз балалары өчен дә үрнәк булып тора. Улы Артем техник вузда белем ала, музыка белән шөгыльләнә, ә кызы Полина кече сыйныфлардан ук фәнни тикшеренүләр белән кызыксына. Галина Александровнаны чын мәгънәсендә бәхетле ана дип әйтеп була. Аның әнисе Нина Дегтярева һәм аның балаларының иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе - Ана көне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев