Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Гаризалар – электрон формада

Баулы районыбызның өстәмә белем бирү учреждениеләре (УДО) ата-аналардан гаризаларны электрон төрдә кабул итәләр.

"Татарстан Республикасының электрон белем бирү" сайтына кереп, "Учреждения" сылтамасын табарга, аннан соң - "Бавлинский район", алга таба "Дополнительное образование" оешма тибын сайлап алырга кирәк. Экранда безнең Укучылар йорты, яшь туристлар станциясе, 1нче, 2нче, 3нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләре, балалар сәнгать мәктәбе күрсәтеләчәк. Кирәкле учреждение битендә ата-аналар баланы кабул итүгә гариза тутыра алалар, ул УДО администрациясендә теркәләчәк һәм тикшереләчәк. Гариза статусын "Проверить статус" билгесендә тикшерергә мөмкин. "Принято" статусы барлыкка килүгә, ата-аналарга тиешле документлар белән УДОга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Бүгенге көндә, мәсәлән, Укучылар йорты электрон төрдә - 200дән артык, сәнгать мәктәбе 150гә якын гариза кабул иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев