Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Баулы мәктәпләре чыгарылыш укучылардан ярдәм көтәләр

"Үз мәктәбеңә ярдәм ит" республика акциясе кысаларында 1нче мәктәптә элекке чыгарылыш укучылары белән очрашу булып узды.

Мәгариф бүлеге мәгъүматлары буенча, акция кысаларында андый очрашулар, график нигезендә, район җитәкчелеге вәкилләре катнашында шәһәр һәм районның барлык мәктәпләрендә диярлек оештырыла. Мәсәлән, андый чара 6нчы һәм 3нче мәктәпләрдә узды инде. Мондый очрашулар - чыгарылыш укучыларына мәктәпнең бүген ничек яшәвен, аның нинди проблемалары барлыгын белү өчен уңай мөмкинлек. Күпләрнең чакыруга теләп җавап бирүләре сөендерә, алар мәктәп проблемаларын яхшы аңлыйлар һәм яшь буынны укыту-тәрбияләү өчен заманча шартлар тудыруга булдыра алганча үз өлешләрен кертәләр.
Ләкин бу мәсьәләдә кыенлыклар да бар: мәктәпне тәмамлаган барлык укучылар турында да мәгълүматлар юк. Мәктәп директорлары мөрәҗәгать иткән чыгарылыш укучыларының ярдәмнән баш тартмаулары аеруча куандыра. Ә 7нче, 4нче, 5нче мәктәп кебек "яшь" белем учаклары иганәчеләр ярдәменә өметләнә.
Сишәмбе көнне 1нче мәктәптә узган очрашуга уннан артык кеше килгән иде. Мәктәп директоры Ландыш Кәлимуллина иң әүвәл мәктәпнең булачак юбилее мәсьәләсен күтәрде - быел уку йортына 85 яшь тула. Әлеге датаны элекке чыгарылыш укучыларын да чакырып, октябрьдә билгеләп үтәргә җыеналар, директор аңа хәзерлек барышында шәһәрнең иң өлкән мәктәбенең элекке укучыларының ярдәменә өметләнә.
Ул шулай ук аеруча кискен проблемаларны да күтәрде. Узган ел биредә республика программасы буенча капиталь ремонт үткәрелгән - түбә, керү төркемнәре, тәрәзәләр алыштырылган. Бүген исә азык блогында суүткәргеч линиясенә ремонт таләп ителә, мәктәп территориясен дә төзекләндерергә кирәк. Хәзер белем йортында агымдагы ремонт бара, шуңа күрә биредә һәр банка буяуга да сөенәчәкләр.
- Бездә информатика кабинетында компьютерлар искерде, актлар залына музыкаль җиһаз турында хыялланабыз, - диде Ландыш Кәлимуллина, җыелышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Чыгарылыш укучылары азык блогында, информатика кабинетында, мастерскойда булдылар, территорияне карадылар. Туган мәктәпләре коридорлары буенча үткәндә, алар үзләренең мәктәп елларын сагынып искә алдылар.
- Мин мәктәпне 1973 елда тәмамладым, биредә соңгы тапкыр 2003 елда сыйныфташларым белән очрашуда булдым. Мәктәптә үзгәрешләр бар, ләкин күбесе элеккечә, - диде кунакларның берсе Әнис Шиһапов, үз тәэсирләре белән уртаклашып.
Хәзерге вакытта Әнис Шиһапов Мәскәүдә яши, фирма җитәкчесе постын били. Туган шәһәренә әтисенең хәлен белү өчен кайткан.
- Бу очрашуга мин очраклы гына эләктем. Бөтен республикада игълан ителгән "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясенә уңай карыйм, мәктәпкә булышу изге бурычыбыз дип саныйм. Чөнки ул безнең һәркайсыбыз өчен старт мәйданчыгы булып тора, - ди ул. - Акциягә теләп кушылам, ниндидер уй-фикерләрем барлыкка килде дә инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев