Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балалар бакчасы өчен өстәп түләргә туры киләчәк

Балалары бакчага йөрүче ата-аналар, узган айлар өчен күпмедер сумманы өстәп түләргә туры киләчәген белеп, гаҗәпкә калдылар.

Эш менә нәрсәдә: әле узган ел ук 1992 елның 10 июлендә кабул ителгән 3266-1нче санлы "Мәгариф турында"гы РФ Законының 41нче маддәсенең 4нче пункты, 2003 елның 6 октябрендә кабул ителгән 131нче санлы "Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында"гы Федераль законның 15нче маддәсенең 1нче пункты, Татарстан министрлар кабинетының 2008 елның 30 апрелендә кабул ителгән 279нчы санлы "Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен норматив нигезендә финанс-лауны кертү турында"гы карары һәм Баулы муниципаль районы уставы нигезендә район башкарма комитеты белем бирү процессын оештыруга финанс чыгымнары һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә балаларны тәрбияләүгә финанс чыгымнары нормативларын, шул исәптән 2013 елга ата-аналар түләве күләмнәрен раслады. Район мәгариф бүлеге әлеге карарны бары тик агымдагы елның маенда гына алган. Карарның массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыкмавы сәбәпле, ул үз көчен югалткан дип табылган.
Муниципаль районның финанс палатасы яңа карар проектын әзерләде, аның беренче өлеше газетабызның узган санында басылды. Калган өлешләре дә басылып чыгачак. Алар аша ата-аналар Баулы муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендәге ата-аналар түләве күләмнәре белән таныша алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев