Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Автономияле булу җиңелме?

5нче мәктәп автономияле учреждение статусында эшли. Аның директоры фикеренчә, ирекле, инициативалы, бәйсез һәм актив булырга тиешле заманча мәгариф учреждениесенә нәкъ менә шундый эш формасы килешә.

Дамир Хәйруллин мәктәп белән 2009 елдан бирле җитәкчелек итә. Автономияле мәктәп статусына коллектив ризалыгы белән генә күчәргә мөмкин. Бюджет учреждениесе булу уңайлырак түгелме, дигән сорауга, мәктәп директоры: "Карарларны мөстәкыйль кабул итүне һәм инициатива күрсәтүне өстен күрәм, ә бу статус исә мондый мөмкинлекне бирә", - дип җавап кайтарды. Әмма автономияле мәктәптә дә эш хаклары фонды һәм коммуналь хезмәтләр элеккечә бюджеттан финанслана.
Учреждение тибын алыштыруның озакка сузылган һәм катлаулы процедурасы хәзер инде артта калган.
- Хәзерге вакытта финанслау мәсьәләләрен кабат казначейлык аркылы хәл итәргә кирәк. Ягъни автономияле учреждениеләргә банклар белән элекке кебек турыдан-туры эшләү мөмкинлеге бирелми. Аның каравы без сатып алулар турындагы 94нче законнан ирекле. Ягъни, ремонт үткәрергә яисә нидер сатып алырга кирәк булса, конкурс оештырып торырга мәҗбүр түгелбез. Моның эшне ничек авырлаштырганын һәрбер директор белә. Моннан тыш безгә түләүле мәгариф хезмәтләренә бәяләрне һәм финанс-хуҗалык эшчәнлеге планын көчләп такмыйлар. Аны да, шулай ук эре килешүләрне дә күзәтчелек советы раслый.
Соңгы елларда ике комплект мәктәп мебелен яңарту, компьютер сыйныфында барлык компьютерларны, су белән тәэмин итү системасын алыштыру, бухгалтерия һәм директор урынбасарлары өчен компьютерлар сатып алу мөмкинлеге туган. Мәктәп китапханәсе 50 мең сумнан артыграк суммага китаплар белән тулыландырылган. Мәктәпнең үз бухгалтериясен саклап калганнар. Директор үз ашханәләрен булдыруны да күздә тота. Җәмәгать туклануы предприятиесе аша продуктлар алган өчен 26 процентка кадәр өстәп түләргә туры килә бит.
- Экономияләнгән акчаларга үз пешекчеләребезгә хезмәт хакы түләп булыр иде, - ди Дамир Заһитович. Хәзерге вакытта азык-төлекнең һәм ашларның спецификациясен төзүгә документлар әзерләнгән.
Узган уку елында мәктәптә рус теле буенча түләүле курслар эшләгән, анда 60тан артык кеше йөргән. Дамир Хәйруллинның сүзләре буенча, планда математика, табигать белеме, физика буенча курслар оештыру бар.
Уңышлы эшчәнлек алып бару өчен, автономияле учреждение ата-аналарны җәлеп итәрлек булырга тиеш. 5нче мәктәпнең горурланырлык нәтиҗәләре бар. Коллектив кадрлар белән 98 процентка комплектланган. Быел мәктәпне 5 укучы алтын һәм бер укучы көмеш медальгә тәмамлаган. Биредә белем алучылар даими рәвештә бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда катнашалар. БДИда иң күп баллны укучылар Гөлназ Гайфуллина (җәмгыять белеме, 71 балл), Галина Гнибедина (әдәбият, 65), Роман Рябинин (математика, 74), Эмиль Каюмов (математика, 70), Роман Рябинин (рус теле, 98) җыйганнар. Быел җәмгыять белеме буенча уртача балл - 54,71, әдәбият буенча - 62, физика буенча - 52,5, математика буенча - 46, рус теленнән - 61.
Быел 5нче мәктәптә 43 бала беренче сыйныфка керәчәк.
5нче мәктәпнең күзәтү советына төзекләндерү буенча идарә директоры Равил Шәрипов, "Электро-энергосервис" ЧҖҖ директоры Әүхәт Юнысов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Гамил Ибраһимов, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Хәмидуллин керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев